"Фикер" гәзитәсенә генә махсус түгел (Тукай)

Tatar Book Publishers This material is uploaded by Republic of Tatarstan State Unitary Enterprise «Tatar Book Publishers» in the framework of cooperation with Wikimedia Russia («Wikimedia RU» non-profit partnership) and Wikimedia Community of Tatar language User Group. Public Domain texts once printed by Tatarstan Publishers is being uploaded by the publisher's staff or third parties on the order of the publisher, or other participating volunteers.

English | русский | татарча | +/−

This work is in the public domain in Russia according to article 1281 of Book IV of the Civil Code of the Russian Federation No. 230-FZ of December 18, 2006, articles 5 and 6 of Law No. 231-FZ of the Russian Federation of December 18, 2006 (the Implementation Act for Book IV of the Civil Code of the Russian Federation).

Usually:[1]

  1. The author of the work didn't fight or work for Soviet Union victory during the Great Patriotic War, and died before January 1, 1954 (more than 70 years ago), and the work was published first before that date.
  2. The author of the work fought or worked for Soviet Union victory during the Great Patriotic War, and died before January 1, 1950 (more than 74 years ago), and the work was published first before that date.
  3. This work was originally published anonymously or under a pseudonym before January 1, 1943 and the name of the author did not become known during 50 years after publication.
  4. This work was originally published anonymously or under a pseudonym between January 1, 1943 and January 1, 1954 (more than 70 years ago), and the name of the author did not become known during 70 years after publication.

[1] If the author of this work was subjected to repression and rehabilitated posthumously, countdown of copyright protection began not from the death date, but from the rehabilitation date. If the work was first published posthumously, the copyright term is counted from the date of that first publication, unless the author was later rehabilitated, in which case it runs again from that later rehabilitation date.

"Фикер" гәзитәсенә генә махсус түгел
Автор: Габдулла Тукай

"Фикер" гәзитәсенә генә махсус түгел


Языңыз да фикереңезне, фикри фикрә багълаңыз;
Фикридүбән хәлемезне, «Фикр»ә языб агълаңыз.

Фикреңезгә юл вирермез, дәрҗ идәрмез «Фикр»ә без;
«Мәҗмәгыль әфкяр» намене вирмеш идек «Фикр»ә без.

Фикреңезне сыгъдырыр мәйдане васигъ «Фикр»емез;
Милләтә һәр фикри тәфкирә муасигъ «Фикр»емез.

Языңыз әфкяреңез, улсын мөнәүвәр фикреңез;
Фикреңездер – фикремез һәм фикремездер – фикреңез.

Язмалы, дәрҗ итмәле – гольянә кәлсен фикремез;
Бу гокамәтләр бетеб, дөньяя кәлсен фикремез.

Чөн тәвәллед итсә әфкяр, юлланыр һәр кяремез, –
Фикремез будыр безем, мәгълүмеңез, дәркяреңез.

Та әзәлдин бирле безләр фикремез мәхбүс идек,
Кем капамышдыр бези? Мәхбүс идек, мәэюс идек.

Кәлде форсат ул кафәсләрне дә вәйран итмәя,
Һәм алыб сәрбәст нәфәсләрне дә тайран итмәя.

Фикремез улсын мөҗәддәд, – кыйл хәзәр! Искермәсен,
Һәм дә җәнҗалдан, җидальдән кыл кадәр ис кермәсен.

Фикремез тәфрикы өммәт йилләрен исдермәсен,
Исдереб, тәүхиде милләт юлларын кисдермәсен.


Хәзерге әдәби телдә


«ФИКЕР» ГАЗЕТАСЫНА ГЫНА МАХСУС ТҮГЕЛ

Фикерегезне языгыз да фикергә фикер ялгагыз;
Фикерләшеп хәлебезне, «Фикер»гә язып елагыз.

Фикерегезгә юл бирербез, бастырып «Фикер»гә без;
«Фикерләр җыентыгы» исемен бирдек бит «Фикер»гә без.

Бар фикрегезне сыйдырыр: мәйданы иркен «Фикер»нең –
Милләткә фикерләшергә ирек биргән «Фикер»нең.

Фикерегезне языгыз, тик якты булсын фикерегез;
Фикерегездер – фикеребез һәм фикеребездер – фикерегез.

Языйк һәм басып таратыйк, – олы фикерләр кузгалсын;
Бу кысырлык бетеп, дөньяга фикеребез юл алсын.

Чөнки фикерләр кайнаса, эшләр дә алга китәр, –
Бу мәгълүм булсын һәркемгә – шушындый безнең фикер.

Борынгыдан бирле безнең фикеребез тоткын иде;
Кем соң безне мескен итеп тоткында тоткан иде?

Килде форсат кысан читлекләрне итәргә тар-мар,
Килде, иркен сулыш алып, вакытыбыз канат кагар.

Фикеребез торсын яңарып гел, – саклан! Искермәсен;
Үзара җәнҗал-ызгыштан кыл кадәр ис кермәсен!

Фикеребез халыкны таркаткыч җилләр истермәсен,
Истереп, милләтнең берләшү юлын кистермәсен!


1906