Әй, җырлыйсы килә шушы җырны,
Бу җыр шундый якын күңелгә,
Җырланган җыр кебек яшьлек таңы
Шаулап үтте,
Шаулап үтте инде гомергә!
— Пи-би-би-бип... —
Ди дә каз бәбкәсе,
Яхшатланып килгән, сөйләнә...
Каз бәбкәсе, белмим телеңне,
Шуңа бүлешә алмыйм сереңне...
Белсәм иде, мин дә тыңлап сине,
Аунап ятыр идем чирәмдә.
Син дә, ашый-ашый, теләгәнчә
Сайрап йөрер идең тирәмдә...
Каз бәбкәсе, җаным, телең белмим,
Кем өйрәтте болай сөйләргә?
Гаҗәп матур сөйли беләсең...
Анаң уңган каздыр, күрәсең...
Казлар көтеп үткән малай чагым
Күмлеп калды шушы урында...
Их!
Теләсәгез менә сүгенегез,
Тагын җырлыйм казлар турында...
— Каз канатлары ак була,
Ир канатлары ат була.
Малайларның төкреп йөргән чагы
Кыяр урлап йөргән чак була...
Кит лә, кояш!
Уйнап йөрмә монда,
Болай да бик кызу йөрәктә.
Тыңла әнә язгы сандугачны,
Ул да көлеп утра тирәктә...
Алдадылар мине шәһәр халкы:
Эштән аерып алып киттеләр,
Анда баргач, шагыйрь иттеләр...
Хәзер...
Әгәр
Баскан эзем җирнең күкрәгендә
Югалмаслык уелып калса иде,
Җырлаган җырларым һаваларда
Утлар булып язылып барса иде,
Язып китәр идем киләчәктә
Шунда гомер итәр кешеләргә:
— Шагыйрь булмагыз сез,
Өйрәнегез
Җирне машинада эшләргә!..
Их!
Авыл кырын тутрып бодай үсә,
Дулкынлатып аны җил исә,
Ташлап шагыйрьлеген җил иркенә,
Калыйм мәллә монда югыйсә...
Гайшә кызы килә казлар куып,
Артта кала аксак бәбкәсе,
Бөглеп алган чакта бәбкәсен ул,
Шалтырап китә талир тәңкәсе...
Миңлениса чыккан, утын кисә,
Толымнарын селкеп җил исә,
Ташлап шагыйрьлеген җил иркенә,
Калыйм мәллә монда югыйсә?
Инде монда мине хәзер
Тик бер генә нәрсә шатландыра,
Ул да:
Киләчәктә шушы кырларга
Тракторлар килер җырларга...
Тик бер генә нәрсә мине шатландыра:
Киләчәктә шушы урында
Нәни коммунарлар ат көткәндә
Җырлар җырлар минем турымда...
Бүген урам буйлап үткән чакта
Очраттым мин аның бересен,
Ал галстук таккан, янар күзле,
Киләчәкнең тимер кешесен!..