Тәмам «Гасрелҗәдид», әлхәмде лиллаһ,
Һөмам «Гасрелҗәдид», әлхәмде лиллаһ.
Бу милләтнең тотылган афетаби
Чөн әмр итде, таратдык без китаби.
Караңгылыкда нур нәшр әйләдек без;
Бу үлгән милләти хәшр әйләдек без.
Вә нәфх итдек без, Исрафил кеби, сур;
Улыр, шаять, бу сур бер суры мәнсур.
Акытдык милләтә абелхәяти;
Капатдык шимди без бабелмәмати.
Тәмамән малы милләтдер бу журнал;
Бөтен амале өммәтдер бу журнал.
Тырышдык без бу журнал чөн, чалышдык;
Буның нәшренә шимди без алышдык.
Гомумән иштиракь итдек, сарышдык;
Каләмләрлә, сәмәнләрлә карышдык.
Бу юлда, шөбһә юк, без җан вирермез;
Ниһаять, милләтә нам, шан вирермез.
Калыр бакый бу журнал та кыямәт;
Идәрмез без химаять һәм сыянәт.
Яшә! «Гасрелҗәдид», сән – садрымызсән;
Яшә! Сән – шәмсемезсән, бәдремезсән!
Хәзерге әдәби телдә
«ӘЛГАСРЕЛҖӘДИД»КӘ МАТДИ ҺӘМ МӘГЪНӘВИ
КАТНАШКАН КЕШЕЛӘРНЕҢ ХӘЛ ТЕЛЛӘРЕ (КҮҢЕЛЕ) НӘРСӘ ӘЙТӘ?
«Гасрелҗәдид» тәмам булды, Аллага шөкер,
«Гасрелҗәдид» – җитәкче, Аллага шөкер.
Бу милләтнең тотылган кояшы
Кушты да, без китапны басып тараттык.
Караңгылыкта нур тараттык без;
Бу үлгән милләтне тергездек без.
Һәм, Исрафил кебек, сур өрдек без;
Бу, шаять, җиңүче бер сур булыр.
Милләткә тереклек суы агыздык;
Үлем ишеген бикләтеп куйдык.
Бу журнал – тулысы белән милләт байлыгы;
Бу журнал – бөтен халыкның күңел теләге.
Тырыштык без бу журнал өчен, тырыштык;
Моны бастырып таратуга инде без ирештек.
Һәммәбез катнаштык, хәзерләштек;
Каләмебез, акчабыз белән дә булыштык.
Бу юлда, шөбһә юк, без җан бирербез;
Ниһаять, милләткә дан һәм шан бирербез.
Бу журнал мәңге яшәр;
Без аны сакларбыз һәм якларбыз.
Яшә! «Гасрелҗәдид», син – юлбашчыбыз;
Яшә! Син – кояшыбыз, син – тулган аебыз!