Авыл халкына ни җитми (Тукай)

Авыл халкына ни җитми
Автор: Габдулла Тукай


Авыл халкына ни җитми


Казенный булса да, зур урманы, чыршы, нараты бар;
Казенный булса да гәрчә, эчим дисә — аракы бар.

Җитәр төсле түгелдер, ничек хәмдитсә алланы:
Хисапсыз әйләгән ихсан иманны һәм имананы.


?

  • Хәмдитсә (хәмед йтсә) — мактаса.
  • Ихсан — алла.
  • Иман — дингә ышану.
  • Имана — салым, налог.