Авыру сызмалар (Җәлил)

Авыру сызмалар
Автор: Муса Җәлил

Авыру сызмалар


Җиңәр, ахры, мине юләр үлем,
Мин суыктан, беттән, ачлыктан
Үләрмендер шулай, мич башында
Туңып үлгән төсле карчыклар.

Хыялландым ядрә давылында
Батырларча сугышып үләргә,
Юк, булмады, сукыр лампа төсле,
Калдым инде пыскып сүнәргә.

Юкка чыкты бик күп теләкләргә,
Күп эшләргә булган өмитләр,
Юкка яздым: «Көлеп үләрмен!»— дип,
Юк, үләсе килми, егетләр!

Күпмени соң әле эш кыйраттым,
Күпмени соң әле яшәдем?!
Хәзергедән бик күп файдалырак
Булыр төсле алда яшәвем.

Татымадым элек мин һичкайчан
Мондый көчле, мондый әрнешле
Йөрәктәге дәртне һәм нәфрәтне,
Мәхәббәтне, үчне, сагышны!

Әле сиздем кеше йөрәгенең
Шундый көчле яна алганын.
Аһ, үкенеч, ләкин бу ялкынны
Мин илемә бирә алмадым.

Үлеммени безгә үкенечле,
Халкың өчен булса үлемең?
Күтәрәлмим, дуслар, мин хурлыгын
Ачтан шулай егылып үлүнең.

Мин яшәргә телим бирер өчен
Илгә соңгы йөрәк тибешен.
Үлгәндә дә әйтә алсам иде,
Үлдем, диеп, туган ил өчен!