Аң (Тукай)

Аң
Автор: Габдулла Тукай


Аң


Без Бишенче елны бер көнне уяндык таң белән,
Эшкә дәгъвәт итте безне кемдер изге нам белән.

Эшкә ябшыр чак җитеп, ямьсез озын төн үткәнен
Күз ачып белдек без, үлчәп күктәге Чулпан белән.

Булса да ул чакта бездә керсез иман, саф күңел,
Күз һаман булды эренле, йөз дә саф һәм пакь түгел»

Шул сәбәпле дустны, дошманны дөрест фәркъ итмичә,
Күп саташтырдык рәзил шәйтанны чын инсан белән.

Аңгы-миңге баш белән дә эшләдек, булсын кабул;
Җәбраил ачкай ул эшләргә сигез кат күккә юл.

Үтте инде, дустларым, ул үткән эш, ни булса ул;
Инде эшлик саф, ачык күзләр белән, чын аң белән.


?

  • Дәгъват итү — чакыру.
  • Нам — исем.
  • Фәркъ итмичә (фәрекъ итмичә) — аермыйча.
  • Рәзил — хур, түбән, бозык.
  • Инсан — кеше.