* * *
Һ.
Без аерылдык...
Чиксез авыр булды
Шундый якын дустан аерылу!..
Син болытка кердең кояш булып,
Ә мин сүндем ярты ай булып.
Елмайсаң да куе болыт аша,
Елмаюың мине җылытмый.
Ерактагы кояш җылы түгел,
Якынайтырга ләкин буй җитми.
Ирекле һәм көләч яшьлек булып,
Син йөзәсең айкап һаваны...
Ә мин калдым инде...
Яшьлек үтте.
Тормыш кордым; бала-чагалы.
Сирәк кенә зәңгәр томан аша
Күренеп калган кояш шикелле,
Мин очратам сине...
Син һаман да
Шундый көләч, шундый сөйкемле!..
Күзләреңдә синең яшьлек дәрте,
Иреннәрең – ялкын чәчкәсе.
Бәхет, яшьлек, сөю образы син,
Син яшьлекнең дусты, яшьтәше.
Гөлдән гөлгә кунып очып йөргән
Күбәләкләр төсле күңелле,
Алар төсле матур һәм кайгысыз
Үткәрәсең яшьлек көнеңне...
Миңа нәрсә? Инде карт кешегә
Канат чыкмас барыбер кагынып.
Мин яшәрмен, сине һәм синдәге
Кайнар яшьлегемне сагынып.
Син ташлама мине, дустың итеп
Син кил миңа, утыр яныма...
Минем дә бит хакым бардыр инде,
Бәхет кошы кунса талыма?!
Күп яшердем синнән хисләремне,
Инде синнән артык яшермим.
Сөям сине, өзелеп сагнам сине,
Синең хисең белән яшим мин!..