Бер кызга (Җәлил)

Бер кызга
Автор: Муса Җәлил

Бер кызга


Кызык кына булды бу очрашу,
Син ерактан, мин дә ерактан.
Ә күптәнге якын танышлар күк,
Кул кысыштык икәү йөрәктән.

Исмемне дә юньләп белмисеңдер,
Үзең шундый сөеп карыйсың.
Йөрәгемнең язгы гөлләр төсле
Саф булуын сиздең, ахрысы.

Безнең гомер тулы һәр ваклыкка,
Эчпошыргыч ямьсез бушлыкка;
Нәрсә җитә менә шундый матур,
Шундый керсез, кайнар дуслыкка!

Нәрсә җитә синең күзләреңнең
Ялкыныннан шулай кабынып
Яшәү, җирдә гомер ахрынача
Назлы карашыңны сагынып.

Мин үзем дә белмим, нәрсә безне
Бәйләде соң аера алмаслык?!
Без сөйләшеп түгел, серебезне
Күз карашы белән аңлаштык.

Шундый назлы, гади күз карашын
Шагыйрь йөрәгеме аңламас?
Сөяксез тел кайчак алдаса да,
Күз карашы, җаным, алдамас.

Еллар үтеп, тагын бер очрашсак,
Яшерә алмый шатлык яшемне,
Мин кулыңны кысып, чын күңелдән:
— Сердәшем! — дип, сиңа дәшермен.

Аерса да безне язмыш җиле,
Алып китеп сине еракка,
Киңәшем шул: җирдә иң кадерле
Бу дуслыкны, бәгърем, югалтма!

Тик бер теләк: сөю уты белән
Канатланса иде күңелләр,
Сөю дымын эчеп бер тамырдан,
Чәчәк атса иде гомерләр.

Ашкынулы сөю ялкынында
Үтсә иде яшьлек вакытлар.
Әйтче, бәгърем, миңа, җир йөзендә
Шуннан артык нинди бәхет бар?!