Бер рәсемгә (Тукай)

Бер рәсемгә
Автор: Габдулла Тукай

Бер рәсемгә


Бик матур бит, бакчы бу кызның күзенә, кашына,
Мең вә мильюн афәрин бу сурәтең нәкъкашына.

Бу озын сачны каян алган икән соң бу кояш?
Күр ходайның кодрәтенә, — бер күзең сал башына.

И кояш! ямьсезлегеңнән син оялырсың, беләм,
Гәр чагыштырсаң йөзеңне син бу бит алмасына.

Күрсә яңлыш бу матур кызның фәкать рәсмен генә,
Шөбһәсез, селтәр кулын Мәҗнүн дә үз Ләйләсенә.

Булсыйде оҗмах түрендә әүвәл үк рәсме моның,
Илтифат итмәс иде Адәм дә үз Хаувасына.

Күрсә Һарут берлә Марут, юлдан азмаслар иде,
Бәлки бакмаслар иде шәйтаннары игьвасына.

Татлы ирнең үпсә бер мән, кәүсәреңне нишләсен?
Пар килер ул дөньяның үлмәс Хозыр, Ильясына.

Күрсийде Иблис ләгыйнь дә, кайда баш тартып йөрү!
Баш иярди сәҗдәгә, кайтып тагын алласына.

Булмаса сайраулары мәдхе Сәнасында моның,
Кит! пычак керсен җиһанның барча сандугачына!


?

  • Нәкъкаш — художник, рәссам.
  • Игъва — коткы, вәсвәсә.
  • Мән — кеше.
  • Иярди — ияр иде.
  • Мәдхе анасында — мактавында.