Бер үгет (Җәлил)

Бер үгет
Автор: Муса Җәлил

Бер үгет


"Мин күп күрдем филдәй кешеләрне:
Киң күкрәкле, тимер бәдәнле.
Тик күрәсе иде эше белән
Кеше булган иң чын адәмне.

Кем сокланмас көчкә, тимер сынса
Һәм су чыкса баскан эзеңнән.
Тик ни файда, көчең филдәй булып,
Эшең булса чыпчык тезеннән.

Эзе калсын керсез намусыңның,
Ни үтсә дә синең кулыңнан.
Көчлелегең белән горурланма!
Кешелегең белән горурлан!

Һәр адымыңда синең туры акыл,
Көчле йөрәк эзен күрсеннәр,
Кылыч белән түгел, турылык һәм
Чынлык белән көчле кешеләр.

Син яшәмә җирдә файдасыз бер
Түмгәк булып тигез урында.
Янып калсын гомрең, маяк булып
Үзеңнән соң килгән буынга.

Утта булган балчык кире купмас,
Эштә булган тимер тутыкмас.
Эш күрсәткән ирне ил онытмас,
Каберенә эзне суытмас."


1943