Электә бер кешедә бар иде киң бит, зур ындырдай,
Аның нәкъ уртасында бер борын һәм зур чөгендердәй.
Тәкәббер бу борын, китми исе һич башка мәхлукка;
Олугълыкны сөя торган, чөя торган үзен күккә.
Борын тәхкыйрь итә торган иде бигрәк аякларны,
Диеп: «Сез бик түбән җирдә, ерасыз былчыракларны;
Борынның сахибе бер көн чыга яңгырлы көн юлга,
Каядыр ул бара, һич тә борылмый уңга һәм сулга.
Егылды ул кисәктән, чөнки баткактан аяк тайды,—
Тәкәббер зур борын бик шәп кенә баткакка капланды!