Буран (Җәлил)

Буран
Автор: Муса Җәлил

Буран


"Күз ачкысыз каты буран чыкты,
Юл табалмый атлар туктады.
Кар пәрдәсе аша күренеп кала
Ерак түгел авыл утлары.

Кул-аяклар катты, без суыктан
Җилек кипкән төсле суырылдык.
Озак йөргәч билдән көртне ерып,
Бер капкага килеп сугылдык.

Салкын безне шактый таушалдырган,
Тән җылынмас төсле иде һич,
Каршы алды безне җыйнак өйдә
Җиделе лампа белән җылы мич.

Кирәк иде безгә бер сәгатьтән
Станцага барып җитәргә,
Буран бүлде юлны, шушы йортка
Куып кертте, нихәл итәргә?

Каргый-каргый җилне, түргә үттек,
Буран безне яхшы ук йончытты.
Менә шунда болыт арасыннан
Көлгөн ай күк балкып ул чыкты.

Карадым да каттым... Күзләремне
Күзләреннән аның аермыйм.
Ләйләсеме әллә бу Мәҗнүннең,
Зөһрәсеме әллә Таһирның?!

Мин сурәтли алмам зифалыгын,
Нечкәлеген сезгә биленең:
Болыт төсле куе керфекләрен,
Чәчәк төсле юка иренен;

Көлгән чакта бите чокраюын,
Кызаруын көләч йөзенең;
Сөйләгәндә шаян керфек аша
Елмаюын коңгыр[т] күзенең.

Юк берсе дә түгел,
Танышканда
Ул карады тирән, ягымлы.
Тәнне пешереп кинәт ут йөгерде,
Һәм йөрәктә ялкын кабынды.

Юкка, кордаш, карны каргаганбыз,
Каплады, дип, айның нурларын.
Буран үзе безне айга илтте,
Саташтырып авыл юлларын.
Кыз утырды безнең каршыбызга,

Баллап, сөтләп күк чәй эчерде,
Барыр юлны безнең оныттырды,
Яшьлек таңын искә төшерде.

Буран тынды тышта,
Күк аязды,
Озакламый балкып ай чыкты.
Кордаш минем, кинәт айныган күк,
Тунын киде, юлга ашыкты.

Без кузгалдык.
Җил юк, күк болытсыз,
Ай яктырта төнге урамны,
Ах... күрәсе килми бу тын айны,
Күңел сагына җилне, буранны!!

Йөрәк әрни нидер югалткан күк,
Серле хыял тулы күз алды.
Җил басылды тышта,
ә йөрәктә
Утлы-җилле буран кузгалды.

Буран, нигә мине адаштырып,
Ят кырларга китереп чыгардың?
Белмим, белмим, ничек бу сихерле
Керфекләргә кереп чуалдың?

Калды инде ерак серле аем
Калын болытларга яшеренеп,
Калды инде татлы хыял булып
Җил-буранда тиле яшьлегем.

Туңдырса да тәнне, кыздырса да
Адаштырып кырда, урамда —
Тын тормыштан, дуслар, мең мәртәбә
Күңеллерәк икән буранда."


1943