Бәйрәм вә сабыйлык вакыты (Тукай)

Бәйрәм вә сабыйлык вакыты
Автор: Габдулла Тукай

Бәйрәм вә сабыйлык вакыты


Сабый вактын сагынмакта һәр шагыйрь дә,
Ачы-тәмле хыялдыр бу һәр шагыйрьгә;
Бәйрәм җитсә, минем дә исемә төшә;
Уйнамакчы булам сыйбьян берлән бергә.
Төшә искә гарәфә кич яткан чагым,
Уйлап: «Кайчан таң?» — дип, ул атмаган таңым;
Тәти читек, тәти күлмәк-ыштаннарны
Баш астыма өеп куеп яткан чагым;
Таң алдыннан яңлыш йоклап киткән чагым,
Төшемдә дә нурлы бәйрәм көткән чагым;
Әнкәемнең тавышлары колагымда:
«Гает җитте, тор, аппагым! тор, аппагым!»
Таң аткачдин урам буе чапкан чагым,
Мәгьсуманә ләззәт, хозур тапкан чагым;
Корбан ите, төрле тәмле аш өстенә,
Гает укып, көлә-көлә кайткан чагым. —
Уйласаң ул якты көнне, килә күз яшь,
Хозур ла соң! инсан өчен бу хәл, бу яшь!
Бәйрәм көнне күктән җиргә нурлар ага,
Әйтерсең лә чыккан бу көн ике кояш!
Тәңре! чигерче яшемне, синнән сорыйм;
Теләгемне синнән сормый, кемнән сорыйм;
Бәйрәм көнне генә сабый булып торыйм,
Рәхәтләнеп, сикреп, көлеп, уйнап йөрим!


?

  • Сыйбьян — балалар.
  • Мәгъсуманә — гөнаһсыз, пакь килеш.
  • Хозур — күңеллелек.
  • Инсан — кеше.