Бөрлешән (Җәлил)

Бөрлешән
Автор: Муса Җәлил

Бөрлешән


"Җыеп кырдән бөрлегән
Килгән иркәм, бер генәм.
Ә мин аңа сөюемне
Белдерәлми тилмерәм,

Кунак итә гөл генәм
Мине бөрлегән белән.
Белми ләкин иреннәре
Иң өлгергән бөрлегән."


1943