Гали белән кәҗә (Тукай)

Гали белән кәҗә
Автор: Габдулла Тукай

Гали белән кәҗә


Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән,
Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә,
Кәҗә рәхмәт укый — сакалын селкетә.


?