Гасырлар һәм минутлар (Такташ)

Гасырлар һәм минутлар
Автор: Һади Такташ

Гасырлар һәм минутлар


Таш урамнар...
Атлы сакчы тиз генә
Бер урамнан бер урамнарга чаба...
— Кем җинаятьче? —
Атын ул камчылап,
Атлыга тагын караңгы,
Тын урамнарга таба...

Таш урамнар!..
Шундагы зур төрмәдә
Без богауларда озак яткан идек
Һәм,
Тилергән юлбарыслардай, авыр
Зур ишекләрен бәреп ваткан идек.
Ул, —
Чабып киткән кылычлы сакчы да
Зур җиңүдән соң куелган сакчыбыз;
— Кемнәр, әй?— Узгынчылар!
Ник сакчыга
Сез болай нәфрәт белән күз аттыгыз?!
Төн.
Тирән тынлык.
Шулай мин таш урамнарга карап
Утырам.
Мең кат санап,
Мин саташтым:
Бер, ике... дүрт — адаштым...
Ун... егерме... ах, тагын
Мин югалттым шомлы көннәрнең,
Гасырларның санын...

Төн карасын яндырып таңнар туа;
Таңны көн,
Көнне
Гасыр, еллар куа.
Бер минут — үлде,
Шулай ук туктамый,
Картаеп, эштән чыгып көннәр үлә,
Ак сакаллы канлы еллар тын гына
Җан бирә.
Туа,
Тагын да җимерелә...
Көн килер дә,
Бер матур таңда кинәт
Карт тарих башын түбән табан ияр
Һәм:
'Бүген көн Октябрьга
Илле ел тулды, — дияр.
Яңгырар завод, урамнар;
Тротуарлар буйлатып
Җир балалары йөрерләр,
Шул урамнарга тулып,
Зур факелларга ягылган
Көчле утлар уйнатып.
Ә хәзер
Күзләр тегәлгән
Канлы мәйданга табан.

Без беләбез!
Иң каты һәм
Зур көрәшнең соңгысы
Үтмәгән, —
Алда һаман!..

Ул көрәшкә хәтле илнең
Чикләрендә атлылар
Туктамый чабып йөрер,
Мәгърур ирекле сакчылар
Ил чигендә һәр күренгән
Шомлы шәүләгә табан
Сөнгесен очлар —
Көрәшнең соңгысы
Алда Һаман!..

Таш диварлар...
Зур завод әкрен генә
Күз төшерде бер кызыл йорт өстенә,
Анда кем, төндә агач мылтык тотып,
Туктамый гел арлы-бирле селкенә?
— Ул пионер,
Бер чигә, бер тиз генә
Мылтыгын очлап суза алга таба.
Ул белә:
Канлы көрәшнең соңгысы
Үтмәгән —
Алда һаман!..

Москва.
Коминтерн Москва эченнән торып
Сигнал бирә:
Төн үтә...
... Тиздән кызыл таң...
Соңгы кан...
Җир шары сулдан...
Азатлыкка табан!!.


?