Яраландым...
Дошман танкларының
Юлын бүлеп окоп кырында
Ярылганда көчле гранаталар,
Мин хәлсезлек сиздем кулымда.
Каным тамган соңгы гранатамнан
Күтәрелде ялкын бураны.
Канлы үчем дошман машинасын
Кара ялкын булып урады.
Ярым ауган танкның ялкынында
Җиңү данын күреп илемнең,
Акрын-акрын җуйдым мин аңымны
Һәм... кочаклап яттым җиремне...
Госпитальдә хәзер мин...
Шулай да
Син борчылма, тормыш юлдашым!
Соңгы тамчы каным тамса тамсын,
Тик антыма таплар кунмасын!
Зур эшме соң кулым яралану,
Авыр сулый үпкәм һаваны,
Йөрәк кысыла әрнеп,
чөнки бүген
Туган илем авыр яралы.
Яраланды ерткыч тырнагыннан
Туган илнең бөек йөрәге.
Күмерләнеп анда пыскып ята
Украина иле өйләре.
Аналарның, сабый балаларның
Күз яшьләре юа җирләрне.
Кара упкын суыра шат илемнең
Хезмәт сөйгән батыр ирләрен.
Илемдәге бәхет таңын каплап
Агыла кара кан-яшь болыты.
Шулай булгач, ничек тынсын йөрәк,
Ничек сүнсен аның бу уты?!
Зурмыни соң минем кул ярасы,
Илем яшен сыккан чагында.
Йөз фашистка җитәр көч бар әле
Йөрәгемдә, калган канымда.
Юкка фашист, җирдә тамып калган
Каным күреп, үзен юатты.
Бу сугышта ул бит минем кулдан
Ун офицер башын югалтты.
Юк, яралы түгел мин,
канымны
Очкын итеп сиптем дошманга.
Бел, каннибал,
сиңа туры килер
Җир астында бездә кышларга.
Сез, докторлар, тизрәк төзәтегез
Бу яңлышып ләккән яраны.
Ил чакырган чакта зур көрәшкә,
Мин соң читтә кала аламмы!!!
Син борчылма,
Минем йөрәк дустым!
Яраланган бу дип кайгырма!
Син ил өчен кайгыр,
Ватан хисе
Суынмаган булсын каныңда.
Әрәм итмә миңа күз яшеңне,
Син бир илгә аның ялкынын.
Терелсен дә, диген, минем егетем,
Җиңеп кайтсын, диген, акыллым!
Ил!
Алдыңда синең мин ант итәм,
Шаһит булсын кулым ярасы:
Гитлер явын тар-мар итми торып,
Якты күрмәс күзем карасы!