Гөнаһ (Тукай)

Гөнаһ
Автор: Габдулла Тукай

Гөнаһ


Кем яраткан? Кем чыгарган? И «гөнаһ» ләфзы, сине;
Мәгънәсезсең, сеңдералмый саф гакыл һәзмы сине!

Син кирәксез бер ләфызсың, син кабахәт, син оят;
Безгә артык бер йөгәнсең, бел: сиңа дошман хәят!

Аз гына инсан торырга уйласа хөр, шат булып,
Әллә кайдан син төшәсең, шатлыгына тап булып.

Алдыйсың; алмаштырасың; син тыгызлыйсың тыеп;
Син изәсең дә итәсең хөр җиһан күңлен боек.

Син, түшәкле бүлмәбездә яшьренеп, миекин карак! —
Тик торасың күз челәйтеп, гыйше-гыйшрәтне карап.

Аз гына артса чигеннән уйнашып үбшү, кочу,
Сызгырасың син җыландай: «Тукта, тукта, җитте, чү!»

Син пышылдыйсың гомергә: «Бу ярамый, ул ярый»,
«Ул, теге, һичбер ярамый, монсы бик мәгъкуль, ярый».

Без яраткачтан ярар, дим, кем аны синнән сорар?
Хөр кеше алдында җирләр һәм дә күкләр калтырар!


?

  • Ләфзы — сүзе
  • Сеңдералмый саф гакыл һәзмы — саф акыл үзләштерә алмый.
  • Инсан — кеше.
  • Мәгъкуль — яраклы.