Дүрт гөл (Җәлил)

Дүрт гөл
Автор: Муса Җәлил

Дүрт гөл


Юлын бүлеп дошман танкларының,
Биш җәяүле ятты чокырга.
Гранаталар һәм шешәләр белән
«Юлбарыс»ның тәнен чукырга.

Якынлашкан саен хәшәрәтләр,
Бер мөгезле, корыч түшлеләр,
Егетләрнең утлы йодрыгыннан
Юл кырына авып төштеләр.

«Юлбарыслар» шашып сикерделәр,
Көчәйттеләр кургаш ютәлне.
Чыдамады, бишнең берсе торып,
 «Биреләм» дип кулын күтәрде.

Күршесендә яткан дусты аның
Аркасына кылыч кадады.
Хаин тапты үлемен үз кылычыннан,
Череп сынды тормыш кадагы.

Дошман танклар чикне үтәлмәде,
Килгән берсе ауды чокырга.
Һәм шунда ук бишәү ятып калды,
Талып соңгы татлы йокыга.

Әкияттәге төсле үлән үсәр
Бу данлыклы кабер өстендә.
Чәчәк атар дүрт гөл дүртесендә
Һәм тигәнәк үсәр берсендә.

Сез килегез, кызлар, бу кабергә,
Тигәнәкне йолкып атыгыз!
Иркәләсен илнең ал гөлләрен
Йөрәкләрдән төшкән яктыгыз!

Хаин — сатлык җан