Жяш коммунист сюзе

Жяш коммунист сюзе
Автор: Жяш коммунист
НӘШЕР.: 1924. ЧЫГАНАК: Киҥяш журналы, 1924  

Жяш коммунист сюзе


(оригинал орфографиясе)

Мин аллага жяштян бирле

Чын кюҥелдян ышандым,

Анын тямне сюзляреня

Исем китеб сокландым.


Мейляремя сеҥде минем

Анын тямне сюзляре

Карангылык каблаб алды

Кюрмяс итте кюзлярне.


Мыҥар хатле мин аҥсыз

Ышандым пуплар белян аллага,

Пуп кушканны кыла, кыла

Кол булдым бар байларга.


"Алла ата" исеменя

Мине уйсыз иттеляр,

Пуплар байлар алпауытлар

Ат урнына жиктеляр.


Мыннан ары айак басмам

Ден кюрсяткян жулларга.

Ирек бирмям кара жӧряк

Тямне телле пупларга.


Ышанмыйым хазер

Кюренмягян аллага,

Жук нястяне бар итеб

Жасаб куйган сыннарга.