Зур гөнаһлар (Бигиев)/VI

Зур гөнаһлар
Автор: Заһир Бигиев

VI


Ибраһим белән Ягъкуб, ике бертуган, мәрхүм Габделмән байның балалары Галиевләрдер. Ибраһимы - утыз биш яшендә, өйләнгән, ике бала атасы, олуг юрист, мәкерле һәм фетнәчел кеше. Ягъкубы исә егерме җиде яшьлек өйләнмәгән егет булып, азгын һәм тәүфикъсыз бер адәмдер. Ике туган һәм школа учительләреннән Әхмерский исемле берәү Галиевләр өендә бергәләп чәй эчеп утыралар иде. Ибраһим Галиев, кунак учитель Әхмерскийдан тормыш хәлләре һәм яңалыклар турында белешмәкче булып:

- Ни хәлләр, нинди хәбәрләр бар? Сәламәтлекме? - дип сорады.

- Аллага шөкер әле, сау һәм сәламәтбез... Прогресс һәм просвещениедән башка хәбәрләр юк. Галиевләр Әхмерскийның "прогресс", "просвещение" сүзләрен бик өнәп бетермәделәр.

- Без немецча, французча әйтелгән сүзләрнең күбесен аңламыйбыз, безгә тугъры татарча сөйлә,-диде Ибраһим әфәнде, елмая төшеп. Ягъкуб әфәнде исә, чәй касәләренең берсен-кунак алдына, ә икенчесен Ибраһим уңына куеп:

- Җә, ашка да, чәйгә дә кәрәм боерыңыз!-дип ашарга-эчәргә кыстый башлады. Учитель Әхмерский бераз тын гына утырганның соңында:

- Хәбәр, хәзердәге хәбәрләр сезгә мәгълүм, - дип, имам-муллаларның русча укый-яза белүенә мәҗбүр итүче яңа тәртип турында сөйләп, патша хәзрәтләренең шул турыдагы фәрманын укырга кереште. (... ) Учитель Әхмерский падишаһ фәрманын укып тәмам итәр вакытта, ишек ачылып, бүлмәгә Галиевләрнең приказчигы килеп керде. "Әссәламе галәйкем" дип исәнләшкәннән соң ул, Ибраһим әфәндегә мөрәҗәгать итеп, сәүдә хәлләреннән хисап бирергә кереште:

- Алафузовка мең сигез йөз данә ат тиресе, дүрт йөз сиксән данә сыер тиресе бирдек,-диде ул һәм, ат тиресе фәләнчә хактан, сыер тиресе фәләнчә хактан дип, тиреләрнең нинди бәһагә сатылганлыгын әйтте. Ибраһим Галиев, " тире" сүзен ишеткәч, бөтен игътибарын приказчигына юнәлтеп, падишаһ фәрманын бөтенләй онытты.

- Әйдә, кантурга керик, хәзер хисап-счетлар бирермен,-диде ул приказчикка һәм, табын яныннан торып, "кантуры" урнашкан күрше бүлмәгә таба атлады. Ибраһим Галиев китүгә, аның алты-җиде яшьлек улы Мостафа, бүлмәгә кереп һәм Әхмерский белән Ягъкуб утырган табын янына килеп, Ягъкуб әфәндегә бер конверт-хат сузды. Ул арада, тире алу-сату хисапларын тәмамлап, Ибраһим әфәнде дә контор бүлмәсеннән чыкты һәм табын янындагы әүвәлге урынына килеп утырганда улы Мостафаны күреп:

- Нихәл, мелла Мостафа? Мәдрәсәдән кайттыңмы? Сабакны яхшы белдеңме?-дип, улына сораулар яудыра башлады. Аннары, Әхмерскийга таба борылып:-Угылым сабакны бик яхшы укый, бик мелла[12] булды,-диде дә янәдән улына эндәште:-Җә, кил әле, менә абзаңа укып кара. Әхмерский да, Мостафага карап, елмаеп:

- Җә, кил, нәрсә укыйсың? Китапларың кайда? Кил!-диде. Мостафа, "Һәфтияк"[13] белән "Аллаһ дигел бәдәвам"[14] китапларын алып кереп, Әхмерский каршына килеп басты һәм, әгузе бисмилласын да әйтмичә, "Һәфтияк"тән сабагын укырга кереште.

- Бигрәк җегет икән угылың! - диде Әхмерский, Мостафаны әтисенә мактап. Мостафа бу мактау сүзләре сөйләнгән арада бер юллык сабагын укып тәмам итте. Шуннан соң әтисе аңа:

- Җә, китабыңны да укып кара, - диде. Мостафа, "Бәдәвам" китабын кулына алып, әсәрнең баш өлешеннән - утыз тугызынчы юлыннан башлап укырга кереште:

Имансызны дуст тотма, Аңа син яхшылык итмә, Андыйн һәм яхшылык көтмә, Аллаһ дигел бәдәвам". Шул рәвешчә сабакны укып һәм үзләштереп, мактау сүзләре дә ишеткәч, Мостафа, сабак китапларын махсус урынга җыеп куеп, табын янына утырып чәй эчәргә башлады.

Ягъкуб әфәнде исә, Мостафа китергән хатны укыгач, тиз генә җыенып өйдән чыгып китте.

Искәрмәләр