VIII
Бала туар көннәр якынлашкач, Маһруй үзенең әнкәсенә: "Мин бер-ике атнага авылга кунакка барып кайтам ",-дип, өй чыгымнары өчен биш-ун сум акча бирде дә, әнкәсен һәм кызын калдырып, китеп барды. Кунак булып төшәрдәй туган-тумачалары берничә авылда булуына карамастан, Маһруй, авылга китмичә, Пеләтәндә (Казанның бер төбәге) бер карчыкның өенә урнашып, бала туар көнне көтә башлады. (Яшерен рәвештә бала табучы хатыннарга урын биргән һәм соңыннан балаларын тәрбия кылырга алынган мондый карчыклар Казанда юк түгелдер.)
Ниһаять, бала табу көне җитеп, әлеге карчыкның ярдәме белән, Маһруй бер ир бала дөньяга китерде.
Бала тапканнан соң берникадәр вакыт үткәч, әлеге карчык Маһруйга болай диде:
- Җә инде, кызым, әлхәмделиллаһ, сәламәтләнеп киләсең... Балаңны-угылыңны ни кылырга, кая куярга уйлыйсың? Әгәр дә теләсәң, мин балаңны васпитателни йортка тапшыра алам, яки башка җиргә дә ташларга мөмкин. Хәер, васпитателнига минем беркемнең дә баласын илткәнем юк... Алла сакласын, анда кем баласы булсын - чукындыралар.
Маһруй, бераз дәшми торганнан соң, карчыкка:
- Башка җиргә дә ташларга мөмкин дип әйтәсең. Кая башка җиргә ташларбыз икән? - диде. - Йа Алла, әстәгъфирулла! Нишләрбез икән? Зәүҗем[19] кайтмадымы икән? Син, абыстай, зинһар, кемгә дә сиздерми генә бүген белеп килсәнә, ирем кайтмадымы икән? Ух!..
- Яхшы, бәбкәм, яхшы, кызым, белеп кайтырмын... Менә узган елда да бер кыз минем өемдә бала тапкан иде. Аның баласын мунчага алып бардым да, мунчага кергәч, җуынгач-чабынгач, бала бик еглый башлаган иде, мунча эчендәге бер карчыкка: " Абыстай, зинһар, шул баланы кулыңда тотып торсана, мин әнкәсен чакырып китерим әле", - дип, баланы карчыкта калдырып, тиз-тиз киемнәремне кидем дә мунчадан чыгып киттем. Әле дә, бүгенгә кадәр, баланың әнкәсен чакырып китерәм... Синең балаң белән дә шулай эшләрбез. Бу бик саваплы эш. Мин күп кешеләргә-хатыннарга шулай ярдәм итәмен.
- Мин, абыстай, үзем дә шулай-кемнең дә булса ишеге төбенә баланы ташлап китәрмен дип уйлый идем. Ләкин хәзердә кеше ишеге төбенә ташлап китүдән дә бик куркам. Яхшы, әгәр дә баланы кабул итеп, үз балалары шикелле итеп тәрбия кылсалар. Әмма, кабул итмичә, әлеге, син әйткән васпитателни йортка юлласалар, Алла сакласын, харап булыр. Гөнаһсы да бик зур ич... Менә,
абыстай, мин баланы болай итәргә теләр идем, - дип, Маһруй сүзендә дәвам итте:-Әгәр дә син кабул итсәң, мин баланы синең өеңдә калдырыр идем... Син яхшы гына тәрбия кылыр идең. Мин үзем дә форсат булган вакытларда килеп карар идем; ни дисәң дә үз күз алдымда булыр иде. Алла сәламәтлек биреп, ике йә өч яшенә кадәр синең өендә торса, аннан соң, Хода ризалыгы өчен бер ятим баланы алган кебек, бу баламны мин үз өемә дә ала белер идем. Менә, әгәр дә син разый булсаң, шулай кылсак яхшы булыр иде. Ни әйтәсең, абыстай, разый буласыңмы?
- Шулай син әйткәнчә кыла алсак, кызым, бик, бик яхшы булыр иде, кызым,-диде карчык һәм сүзен болай дип дәвам итте:-Мин бик разый буламын. Балаң минем өемдә калсын, үзем тәрбия кылырмын... Балаңны кайчан алу ягын үзең карарсың, сәламәт булса, теләгән вакытта алырсың. Ләкин бу эш бик авыр хезмәттер. Миңа хезмәт хакы күпме, никадәр бирерсең икән соң?.. Менә өемә килеп бала таптың, берәү дә белмәде, шулай ук бу көннән соң да, инша Аллаһ, берәү дә белмәс. Балаң да үз кулыңдагы кебек тәрбияләнер, һәрвакыт килә-китә, күрә торырсың. Синең хуҗаң малдар[20] кеше, сездән күп сорарга да мөмкин, ләкин мин бу эшләрне савап өчен эшлим. Сиңа да бер ярдәмем булсын, бәбкәм.
- Мин, абыстай, инша, Аллаһ, сине разый кылырмын, ләкин хәзердә кулымда бер дә акчам юк, актык егерме биш сумны да сиңа бирдем. Хәзергә һичбер кайдан акча алыр җирем юк. Хуҗам кайтканчы сабыр ит, никадәр кирәк булса да яшерми әйт; ирем кайткач, инша Аллаһ, тапшырырмын,-дип, Маһруй сүзен тәмам иткәч, баланы тәрбиягә алырга ризалыгын биргән карчыгыбыз әйтә куйды:
- Син, бәбкәм, әлбәттә, минем хакымны үтәрсең, хыянәт кылмассың, ләкин иреңнең акчасын мондый җирләргә сарыф итү сиңа бер дә лаек түгел... Гөнаһы булыр, бәбкәм. Бу баланың үз атасы да бардыр ич, баланы тәрбия кылырга акчаны син, әнәтерә, баланың үз атасыннан сорап ал, аннары миңа бирерсең. Бу бик мәшәкатьле хезмәт... Әгәр дә миңа ике йөз сум көмеш акча бирсәгез, икегез дә, өчегез дә бөтен-бөтенәйгә котылырсыз.
Маһруй, бераз уйланып торгач, карчыкка:
- Белмим шул. Баланың атасын, инде бер-ике ай булыр, күргәнем дә юк. Акча бирерме икән?!-диде.
- Акча бирми чарасы булмас. Атасы кем, бай кешеме?
- Баланың атасы болай яхшы гына дәүләтле кеше, ләкин арабызга бераз салкынлык төшкән иде. Күптән күргәнем дә юк, белмим, хәзердә Казандамы икән. Аны нинди юл белән күрсәм яхшырак булыр икән?
- Җә, кызым, миннән бер дә яшереп торма, кем бу баланың атасы? Әйдә, сөйлә. Казанда барлыгын-юклыгын да үзем белермен, икегезне күрештерергә дә тырышырмын.
- Белә дә торгансың, абыстай, Ягъкуб Галиевне, менә шул җегет инде баланың атасы була.
- Җә, Ягъкуб Галиевне бик яхшы беләмен. Узган җылда бер кыз минем өемдә
бала тапкан иде дип әйттем ич. Ул кыз да шул йөзе кара Ягъкубтан йөккә узган иде. Ул Ягъкуб Галиев бик мордар кеше. Теге кызны да бик җәберләгән иде. Ягъкуб хәзер дә Казанда, төнәгенәк Печән базарында[21] күрдем,-дип, карчык тагын сүзендә дәвам итте:-Менә, нәрсә эшләрбез. Син Ягъкубка, "Сине күрергә йомышым бар", дип хат яз. Мин ул хатны үз кулым берлән илтеп бирермен. Күрешергә нинди урын билгеләсә, бүген кич шунда очрашырсыз... Акча бирми чарасы булмас,-дип, карчык, утырган җиреннән торып, Маһруйга каләм-кәгазь китереп бирде. (... )
Искәрмәләр
|