Зур гөнаһлар (Бигиев)/XXIV

Зур гөнаһлар
Автор: Заһир Бигиев

XXIV


Мәмәт белән Габделгафурны урланган әйберләре һәм урлау кораллары белән бергә чиркәүдән туры полициягә юлладылар. Полициядә, кыска гына сорау алудан соң, каракларның янында һәм кесәләрендә булган нәрсәләрне барлый башладылар. Габделгафурның кесәсеннән

Габделгафур исеменә бирелгән иске паспорт һәм әткәсеннән килгән хат белән дүрт сум сиксән тиен акча табылды. Мәмәтнең кесәсеннән исә, Мәмәт идеменә бирелгән Госмания паспорты һәм кырык биш сум акчадан тыш, акушерка карчык йортындагы хезмәтчене үтерү шарты рәвешендә Ибраһим Галиевтән алынган язу-кәгазь чыкты. (... )

* * *

Мәмәт, Габделгафур һәм Ибраһимның җинаятен тикшерү тәмам булгач, хәбесханәдә аларның өчесен бергә бер бүлмәгә яптылар. Ябылуларына инде менә өч атна үткән иде. Бүген өчесе бергә бүлмәдә сөйләшеп утыралар. Ибраһим, Мәмәт белән Габделгафурга эндәшеп:

- Эшләребез начар... Тизме окружныйда каралыр икән? - диде.

- Әлбәттә, начар... Безне унбишәр елга каторжный хезмәткә һичшиксез хөкем итәчәкләр, - диде Мәмәт һәм сүзен болай дип дәвам итте:

- Төрлечә уйлап карадым, әмма каторжный хезмәттән котылырга һич тә бүтән юл таба алмадым. Безнең өчен иң җиңеле, хәерлесе-моннан, хәбесханәдән качу... Юкса хәлебез мөшкел.

- Качарга?! Качу, әлбәттә, яхшы булыр иде, ләкин ничек качарга?!-дип сорады Ибраһим.

- Инша Аллаһ, качып була... Ничек качарга икәнен үзем өйрәтермен, ләкин моның өчен кырык-илле сум акча кирәк. Синдә акча бармы? - диде Мәмәт.

- Акчадан тоткарлык булмас, тик качарга юл гына тап. (Ибраһимнан 25 сум акча алгач, Мәмәт, төрмәдә эшләүче буяучылар төшке ашка киткәндә, аларның җитәкчесе Гомәрдән аракы алып килүен үтенә һәм шәһәрдәге бер иптәшенә язу язып җибәрә.-Ш. С.)

Искәрмәләр