Ике йөзле дуска (Җәлил)

Ике йөзле дуска
Автор: Муса Җәлил

Ике йөзле дуска



Киемем минем кырык ямаулы да,
Күңелем саф аның каравы.
Син купшы, тик тузган йөрәгеңнең
Җитмеш җиде төрле ямавы.


1943, 28 ноябрь