Мин онтырмын, бәлки, Минзәләне,
Аның салкын, ефәк карларын.
Тик онтылмас синең каш астыннан
Сүзсез генә көлеп каравың.
Килгән саен синең эшчәнлеккә
Исем китеп карый идем мин.
Юк, яшермим,
сине гаҗәп уңган
Матур сеңлем итеп сөйдем мин.
Мине назлап, җылы почмагына
Алган сезнең тату семьяда
Мин үзләштем якын туган булып
Азатка да, Иншәр, сиңа да.
Бу кечкенә йортта нихәтле эш
Үтә синең җитез кулыңнан;
Шигырь түгел, роман язар идем
Синең уңган эшең турында.
Бик аз гына бушап торганда да
Син кулыңа китап аласың.
Исем китә, Иншәр, ничек шулай
Армый-талмый эшли аласың?!
Мин карыйм да кайчак эчтән генә
Уйлап куям, юләр шикелле:
Кызың булса булсын Иншәр күк, дим,
Эшкә уңган, төскә сөйкемле.
Сокланырлык матур чәчәк булып
Атып килә синең яшьлегең;
Яшьлегеңнең көчле яшен булып
Теләр идем илдә яшьнәвен.
Хуш, акыллым, авыр, канлы елда
Таныштык без, үтеп барышлый.
Китәм саклап кайнар йөрәгемдә
Сезгә булган татлы сагышны.
Исән кайтсам, тагын күрешербез,
Ә кайтмасам...
җырым сагынсын!
Сине сөйгән шагыйрь абыеңны
Җыры белән искә алырсың.