Кадыйр Бикмурзинның җинаяте (Алиш)/Садыйк абый кем соң ул?

Кадыйр Бикмурзинның җинаяте
Автор: Абдулла Алиш

Садыйк абый кем соң ул?


Завод гөрли.

Станоклар хәрәкәттә. Фрезер станоклары үзләренең үткен тешләре белән тимерләрне кырып, кирәкле хәлгә китерәләр. Сверлильный станоклар бертуктамыйча әйләнәләр. Шул барлык станокларның берьюлы әйләнүләреннән завод эчендә бер тавыш туа. Бу — хезмәт музыкасы. Ул тәрәзәләр аша урамга сибелә. Эшчеләр бары да башларын күтәрмичә эшлиләр.

Кинәт нидер шартлады. Садыйк сакал баскан йөзен шартлаган якка таба борды:

— Ни булды?

— Берни юк, метчик кына сынды.

— Карап эшләргә кирәк, егетләр...

— Садыйк абый, яңа метчиклар бармы?

— Әй, юк шул, акыллым, ясаганнар әлегә беткән, шунда ничек булса да рәтләп тор инде...

— Урлап бетерәләр дә, аннан коры кул белән эшлә! — дип куйды берсе.

— Тиздән, егетләр, метчикларны ясап өлгертәләр инде, заказ биргәннәр икән. Аңа бит особый корыч кирәк, без аны үзебез дә әүмәкләр идек шунда...

Садыйк өйрәнчекләрне шулай юатты.

Садыйк абый кул астында берничә өйрәнчек эшли.

Ул үзе бишенче разрядлы слесарь. Моннан элек кайдадыр пароходлар ясый торган заводта эшләгән, ди. Ләкин аннан нигәдер күчеп менә монда килгән. Мастер ничә айлар инде Садыйк абый хакында мыгырдап йөри: «Үзе бишенче разрядлы, ә гади детальләрне дә эшли алмый, адәм имгәге!» — ди. Әллә Садыйк абый картаеп эшли алмый инде, алай дисәң, әле ул бик карт та түгел. Булса, бер утызлар тирәсендә булыр. Шулай да дөньяны күргән кеше инде. Аның аяк басмаган җире калмаган: ул Кырымда булган, Кавказда торган, Баку аша узган, Архангельск ягында урман эшендә йөргән, ачлык елны Ташкентта үткәргән. Советлар илен буйлаган да, аркылыла-ган да кеше инде ул безнең Садыйк абый...

Кайвакыт шулай сүз ара сүз чыга. Төшке аш вакытында, тәмәке тарта-тарта, үзенең башыннан ниләр үткәнен яшьләргә сөйләргә тотына ул:

— Сез яшь әле, борын астыгыз кипмәгән әле сезнең,— ди. — Менә сез бу дөньяга чыгып карагыз. Болай гына тормышны белеп булмый, булмый ул, җанкисәкләрем...

Карчыга борынлы, яңак сөякләре калкулы йөзле, кырма сакаллы Садыйк шулай күп сөйләнә иде.