Казан вә (Тукай)

Казан вә
Автор: Габдулла Тукай

Казан вә


1

Кай заманда, кайсы телдә булса да мәзкүр Казан,
Искә керми калмый һич тә шундагы бер күл — Кабан.

Бу шәһәрне һәм бу күлне җырлыйдыр милләт теле
Бик яратып, әллә инде иске шөһрәт аркылы.

Ул шәһәр — гади шәһәр, алтын-көмеш, гәүһәр түгел;
Күл дә тик бер күл генә, әлбәттә ул кәүсәр түгел.

Нечкәләп баксаң, бу күлнең бар бугай шигърияте,
Бар кеби милләт хыялында аның сиррияте.

Бервакытлар мин, сузып анда Кисекбашның җебен,
Бер төшеп мендем — бөтенләй тикшереп бактым төбен.

Чыкканым юк тик әле никтер бу күлнең артына,—
Әллә мин ялкауланаммы? Әллә күңелем тартына?

Тик сөйли күргән кеше анда гараиблар күбен,
Тәңре кылган, ди, гаҗәп бу күлнең артын һәм төбен.

2

Бар имеш, ди, ул күл артында убырның карчыгы,
Йортлы-җирле, ди, үзе; акча тулы, ди, янчыгы.

Ул күл артында адашса кичкә калган кыз бала,
Ихтыярсыз, ди, әбинең йортына ул күз сала.

Ул әбинең балкыган тышка уты бик якты, ди;
Һәм ул ут чиксез матур: күкле, кызыллы, аклы, ди.

Кич белән карчыкка шундый күп адашкан кыз кереп,
Чыкмыйлар, ди, юк булалар, ди, тәмам боз күк эреп.

Бер-ике кичне тарыйлар, ди, алар карчык сачын
Һәм кашыйлар, ди, уалар, ди, аягын, аркасын.

Чәч тарарга бер печәнлектән алынган тырма, ди,
Аркасын массаж өчен бер ат җигелгән арба, ди.

Ул ята, ди; шунда гармун уйный, ди, гармунчылар;
Ул кырын салган кәпәчләр уйный, ди, бик моң, чибәр.

Гайфи абзый! Кайда күрдең? Син аларны мактадың:
Күрмисең тиз уйнаса хәтта, дидең, бармакларын!

3

Баш таралгач, башлый, ди, ул инде, мәлгунь касдына:
Хәбситә, ди, барча кызларны идәннең астына.

Ул ябып мәзлумаләрне мисле былбыл һәм тавык,
Ташлый, ди, кызлар симерсеннәр дип, анда чикләвек.

Шунда ук, кызлар симергәч, ул яга, ди, бер кичен
Бар тәмугдан, бар җәһәннәмнән дә киң һәм зур мичен.

Шул вакыт бер кыз ала, ди, ул чәченнән өстерәп,
Бер кулында, ди, аның дөнья кадәрле зур көрәк.

Әйтә, ди, ул: «Бу көрәккә син утыр, куштан кызым!»
Ташлый, ди, мичкә, утыргач, бер дә чытмастан йөзен.

Ул өй алдында хисапсыз, ди имеш, кыз түшкәсе,
Мөслимә, ди, барчасы, юк бер генә Катюшкәсе.

Бер чөйдә торса Рабига, Гайшә, Мәрьям түшкәсе,
Шунда, ди, бергүк эленгән дуңгызы һәм чучкасы.

Шунда кыткылдый әтәч, мыркылдый шунда дуңгызы;
Шундый хурлыкта, хәкарәттә мәхәббәт йолдызы.


?