(«Казан» драмасыннан шагыйрь Рөстәм монологы)
Рөстәм (көзге алдында):
Күзләремә ничек ачык итеп
Кайгы нуры төшкән.
Аларда
Үз-үземә нәфрәт хисе яна.
Оялам да,
Куркамын да хәзер карарга...
Ә кайчандыр алар көн килерен
Хәбәр иткән язгы таңдагы
Кояш нуры кебек якты иде,
Өмитле иде;
Хәзер андагы
Ул сихерле нурлар сүнгәннәр...
А, тагы
Алар шулай итеп янармы?..
Казан!
Фахиш шәһәр,
Синең урамыңа
Мин, гыйсъянчы, кереп адаштым.
Череп беткән мещан баткагында
Иркен уйларымнан саташтым.
Казан!
Фахиш шәһәр,
Синең урамыңда
Җанга җылы юктан туңам мин,
Череп беткән мещан мунчасында
Көзге чәчәк кебек сулам мин.
Казан!
Шагыйрьләрең бардак җырлый синең,
Әдипләрең эчеп тилергән,
Нэпманнарың чуар дуңгыз кебек
Кеше каны эчеп симергән.
Казан!
Фахиш шәһәр,
Синең урамыңа
Көчле дуслар эзләп килдем мин,
Тик ялгыштым,
Синдә Дон-Кихотлар —
Милләтчеләр туе күрдем мин...
Киләчәктә юкса минедәме
Шушы ваклык басар, күмәрме?
Күкрәгемдә янган җәһәннәмнәр
Шулай әкрен генә сүнәрме?
Әгәр алай булса,
Ул вакытта...
Үләргә? —
Ачу итеп тормыш чүпләренә,
Үз-үземне җиргә күмәргә? —
А, юк!
Әгәр алай итсәм, алар өчен
Бик зур корбан булыр идем мин.
Шул тормышның астын өскә китереп
Җимерергә, тар-мар итәргә!!
Әйе,
Бу тормышны җимрер, ватар өчен
Алар килә,
Ишетәм:
Яшь көчләрнең
Аяк тавышлары иштелә!