VI
Алланып торган кояш чыгышына карап китүчеләр дә бик озын юл үттеләр, ди, ничәмә-ничә диңгез төсле зур күлләрне, олы чүлләрне кичтеләр һәм ап-ак кар белән капланган җиргә җиткәч, очраттылар, ди, бер юлчыны. «Кирәкле кешебезне таптык!» — дип шатланып, үзләренең уңганлыкларыннан мактанып, бу юлчыны туктаттылар да, ди, һәм сорадылар, ди:
— Әй, юлчы, кайдан кайтасың? Капкорсак патшаның атасыннан яки үзеннән зарланмыйсыңмы? — дип сорадылар, ди.
Артлы чанага кырын яткан, төлке толыпка кереп баткан юлчы ак кәгазьдәй агарынып китте, ди. «Болар юлбасарлардыр, никадәр малым, никадәр байлыгым әрәм була бит» дип уйлап, башлады, ди, сүзен юлчы:
— Без дин кешеләрен җирдәге гади эшләр бер дә кызыксындырмый, — дип суфыйланган иде, ди, юлчы, «Ан-сын яхшы беләбез» дигәч, — әй өлкән кешеләр, Капкорсак патшага нинди яктан тел тидерим, ничек аны артка чигерим! Патшалар барысы да диннең зур таянычы алар, Канкояр патша дин өчен онытылмаслык хезмәтләр калдырды, бик күп итеп чиркәүләр, мәчетләр салдырды. Шулай булгач, ничек аны яманлыйм сезгә? Капкорсак патшаның да атасы юлыннан баруын телибез, — дип сүзен бетерде, ди, ул.
Үзе. «Алай-болай итмәсеннәр, мине талап китмәсеннәр!» дип, министр белән солдатларның кулларына хәергә килгән алтын акчалар сузды, ди. «Акчаң булса, төрле җәфалардан да котылып була!» дип уйлап, үз юлына тизрәк сызды, ди. Министр һәм аның солдатлары, рәхмәт әйтеп, баш иеп, «Безгә кирәкле кеше түгел бу!» дип, атларын искән җилдәй җилдереп алга чаптылар, ди.
Көн киттеләр, төн киттеләр, ай киттеләр, ел киттеләр, инә буе җир киттеләр, ди.
|