Миңа дустлар, танышлар һәм белешләр
Хисапсыз бирделәр яхшы киңәшләр.
Диделәр: «Без сиңа ярдәм итәрбез,
Бераз сабрит, мәдәткә без җитәрбез!»
Диделәр: «Куркъма син һич без барында,
Кирәк чакта төгәлләрбез барын да!»
Ышанмаслык түгел бит, – яхшы сүзләр;
Бирә тәмле өмидләр, – якты йөзләр.
Ышандым, иҗтиһадны ташладым мин,
Һаман уйнап көләргә башладым мин.
Һәнүз көтмәктә мин, – эшсез ятамын;
Һаман да юкны бушка бушатамын.
Көтәм, ярдәмгә һичбер кемсә килми;
Ахырда калдым ачка көчкә үлми.
Шулай да чыкты бер ихсанлы мөэмин,
Минем гомремне, рәхмәт, итте тәэмин.
Миңа һәр көн бирә ул аш вә нани,
Вә миннәт итми, һич юк имтинани*.
Телим аны кочакларга, үбәргә,
Аңа рәхмәт укып, яшьләр түгәргә.
Кочакларга аны шул гайре мөмкин;
Ул ихсанлы кеше кем? – Улмы? Ул – мин.