Кыйтга (Дәрдмәнд, 1906)

Кыйтга
Автор: Дәрдмәнд

Кыйтга


Ятимнәр күңелене кырдың, җимердең,
Көчең җитсә, бу зиндан ишеген ват-
Туган, алдауда мин синнән калышмам.
Күрим сине, я бу солдатны алдат!


1906