Кышкы суыклар (Башмаков)

Кышкы суыклар
Автор: Ибраһим Башмаков

Кышкы суыклар


Яхшы кешеләрнең эте йөрмәс,
Күз ачкычсыз салкын, җил, буран,
Әллә нинди ямьсез тавыш берлән
Шаулап тора бүген киң урам.

Белмим, кайда качкан һәммә халык,
Урамнарда һичкем күренми,
Тәрәзә капкачлары бикләнгән,
Әллә дәҗҗал чыгар бу көнме?...


1913