Кыңгыраулы яшел гармун (Кәрим)

Кыңгыраулы яшел гармун
Автор: Фатих Кәрим

Кыңгыраулы яшел гармун


Бакча эчендә госпиталь,
Ишекләре язулы.
Госпитальдә кемнәр генә
Белми икән Фазылны?!

Сугышка кадәр эшләгән
Донбасс шахталарында,
Эшләгән, исеме төшмәгән
Мактау такталарыннан.

Егетнең дә егете ул,
Ул сугышта сугышкан.
... Берчак шулай өч танкка
Төялеп килгән дошман.

Гранаталар тоткан Фазыл,
Шаккатырган халыкны:
Чүлмәк кебек чәлпәрәмә
Китергән өч танкны...


Бакча эчендә госпиталь,
Кәрнизләре челтәрле.
Фазыл бер кызга хат яза,
Хаты барып җитәрме?

Хатының соңгы юлларын
Җырлар белән тутыра.
Без дә берсен язып китик,
Җырлары ла ни тора:

«Ал кадыйм түшләреңә,
Гөл кадыйм түшләреңә,
Былбыл булып, гөлгә кунып,
Керәсең төшләремә... »

Язып бетерә ул хатын.
Башын кулына салып,
Язган җырларын укый да,
Бик тирән сулыш алып:
— Иптәшләр, берегез, — ди, —
Әнә шул гармунны зинһар
Китереп бирегез, — ди.

Ала кулына гармунын,
Ача тәрәзәләрне,
Җилпеп җибәрә кичке җил
Ал челтәр пәрдәләрне.

Карый Фазыл зәңгәр күккә,
Күктә — алтын йолдызлар,
Ә бакчада, чәчәк тотып,
Ял итеп йөри кызлар.

Вак-вак атлап килә берсе,
Шәһәр кызыдыр үзе,
Чирмешән буенда пешкән
Шомыртлар кебек күзе;

Бакча эченнән килә ул,
Бөдрә чәчләрен тарап;
Үзе уйный, үзе җырлый,
Фазыл-бу кызга карап:

«Агыйделнең ярларында
Чәчәк микән, гөл микән,
Бер әйләнеп күз дә салмый,
Әллә ул түгел микән?»

Кем белсен: улмы, түгелме?
Тик кыз карый әйләнеп;
Бу чибәр кызның кулында
Язгы чәчәк бәйләме.

Шаярып көлә егетләр:
«Шул үзе... үзе икән!
Зәңгәр креп-де-шин күлмәген
Нинди килешле теккән!»

Бөдрә чәчен артка сирпеп,
Кыз да куанып көлә,
Көлеп кенә калса ни хәл,
Борылып якын килә;

Зәңгәр креп-де-шин күлмәге,
Белмим, егет бүләге,
Ничек басып килә бит ул,
Дулкынлана итәге.

Текәлеп карый Фазылга,
Күзләре лә, күзләре!..
Онытмас Фазыл бу кызның
Назлап әйткән сүзләрен:

— Яшел гармуның өстенә
Сандугачлар кунсын, — ди, —
Батыр егеткә охшыйсың,
Миннән бүләк булсын, — ди.

Елмаеп, суза Фазылга
Язгы чәчәк бәйләмен;
Китә... китеп бераз баргач,
Тагын карый әйләнеп.

Пәрдәләрне җилпи-җилпи,
Тәрәзәдән җил бәрә.
Күз текәп киткән бу кызга,
Фазыл сызып җибәрә:

Саратский яшел гармун,
Көмеш кыңгыраулары,
Бу көмеш кыңгырауларның
Кичке яңгыраулары

Әллә нишләтә күңелне,
Үксеп елыйсы килә...
Елау егет эшемени?! —
Эх, бер җырлыйсы килә!..


Җырлыйлар гармунга кушылып
Госпиталь егетләре,
Канын кызганмый сугышкан
Ватанның бөркетләре:

«Утырдым яшел вагонга,
Карыйм тәрәзәсеннән,
Шат, бәхетле киләчәгем,
Күгәрченем, гөл чәчәгем,
Хатлар көтәрмен синнән.

   Ватаным өчен —
   Гомерем, көчем,
   Төзәлде ярам,
   Данлы сугышка
   Яңадан барам.

Мин китәм, иркәм, сугышка,
Син сагынып җырларсың,
Үлсәм, хәбәр итәр дуслар,
Мактап хат язар комиссар,
Үкси-үкси еларсың...

Авыр булса да, әйтәмен
Якын иткәнгә күрә:
Мин үлсәм, башка берәүне,
Миңа тиң итеп яратып,
Салырсың йөрәгеңә.
Сайлаганың минем кебек
Иркәли, сөя белсен;
Кирәк чакта, Ватан өчен,
Аямыйча яшьлек көчен,
Көрәшә, үлә белсен.
Батырны үлем алмый, ди,
Бер күрешербез әле;
Күгәрчен кебек гөрләшеп,
Күзләрне күзгә текәшеп,
Бер үбешербез әле.

   Ватаным өчен —
   Гомерем, көчем.
   Төзәлде ярам,
   Данлы сугышка
   Яңадан барам!»

Тын калып тыңлый бу җырны
Күктә алтын йолдызлар,
Һәм бакчада, чәчәк тотып,
Ял итеп йөргән кызлар.


Саратский яшел гармун,
Көмеш кыңгыраулары,
Бу көмеш кыңгырауларның
Кичке яңгыраулары
Әллә нишләтә күңелне,
Тирән сулыйсы килә,
Тирән сулыш алып, дуслар,
Ярсып җырлыйсы килә!


?