Башка хайваннар кеби, ушбу җиһанда күп сыер:
Бар агы, бардыр карасы, әмма бармы күк сыер?
Билгеле инде, сыер һич андый төстә булмый ул;
Юк-югын; юк булса да, безнең тарафта булды ул.
Бар иде безнең авылда картаеп беткән әби,
Берүзе – ялгыз башы, йортында юк бер адәми.
Карты сау чактук гомер иткән ягымлы бер мәче –
Бу әбинең шул иде тик иптәше һәм сердәше.
Бер улы бар, ул да чит җирләргә киткән, эштә ул;
Бер дә кайталмый авылга яз да, көз дә, кыш та ул.
Ач-ялангач түгел иде бу әби, тик ятса да;
Хат яза угълы, сала аз-маз кызыл, күк акча да.
Бервакыт, көннәрдә бер көн, хат яза карчык улы;
Хат белән бергүк утыз сум акча салган берьюлы.
Акчаны алгач, әби киткән нидәндер Әтнәгә –
Ни өчендер, белмим, әллә җан тәрәзә какмага?
Кактым-суктым – әчелде,
Тәңкәләре чәчелде;
Эте чыкты өрмәгә,
Кызы чыкты күрмәгә;
Этен алдым пычакка,
Кызын алдым кочакка.
Юк ла, мин бу вак сәтырларны язам уйнап болай;
«Әтнә» дигән сүзне язгач җырлыйсым килде шулай.
Иске бу такмак, сабый вактымда күп такмаклаган
Такмагым булганга, күңлем дәфтәрендә саклаган.
Бер утырсам ялгызым шул дәфтәремне актарып,
Шул килеп чыкты да яздым, калмасын дип тапталып.
Валлаһи, җандай күрәм мин искеләрнең җырларын,
Күкрәгемдә саклыйм әйтерсең рәсүлнең тырнагын.
Йә, минем кайда хикәям? Ник аны читкә борам?
Юк, зарарсыз: мин шулай язган чагында йөткерәм.