Күлмәк (Җәлил)

Күлмәк
Автор: Муса Җәлил

Күлмәк


Җырлый-җырлый Дилбәр күлмәк тегә,
Кулларында көмеш инәсе.
Җырлар түгел, җилләр җитә алмас
Ерак җирдә күлмәк иясе.

Кулы йөгрә ефәк сатин буйлап,
Тирән сагыш уйчан йөзендә.
Ефәк чигеш булып ятып кала
Йөрәк сере инә эзендә.

Атлас белән кайый ул якасын,
Ука белән тота җиң очын.
Шул күлмәккә җыйнап биргән төсле
Йөрәгенең бөтен җылысын.

Нәр чигештә күпме яшь тамчысы,
Күпме сагыш һәрбер җөендә.
Шул күлмәкме булмас яшь егетнең
Йөрәк дусты йөргән җирендә!

Җырлый-җырлый Дилбәр күлмәк тегә,
Күлмәккәем дусын тапсын дип.
Шул күлмәкне киеп, сөйгән егтем
Сугышлардан җиңеп кайтсын дип.

Тагын бизәк... Аннан күлмәк әзер.
Тик тагасы кала чукларын.
Көлемсерәп Дилбәр карап тора
Үз эшенә үзе сокланып.

Тәрәзәдән сузылып кояш карый,
Күк күлмәктә алсу шәүләсе.
Кояш булып, күлмәк үтәсеннән
Күренә төсле егет гәүдәсе.

Ашыгып шунда берәү килеп керде,
Хат тоттырды Дилбәр кулына.
Хатта язган: «Егтең батырларча •
Үлде, диеп, сугыш кырында».

Озак торды Дилбәр, сүзсез катып,
Каны качты юка ирненнән.
Тик күкрәге еш-еш күтәрелде,
Күл тирбәнгән кебек җил белән.

— Юк, ышанмыйм... —диде, тавшы чыкты
Калтыранып, авыр көрсенеп.
Ике генә тамчы яшь чылатты
Гөл чуклары төсле керфеген.

Ә аннан соң тиз-тиз пөхтә итеп
Төрде дә ул зәңгәр күлмәкне,
Китте ашгып почта бүлегенә,

— Алыгыз,— диде,— минем бүләкне!
— Ул бит үлгән.
Ничек илтик аңа?

— Сез илтегез, үлгән булса да!
Кигерегез аңа бу күлмәкне,
Тәнен туфрак күмгән булса да.

Ул терелер, кигәч бу күлмәкне,
Йөрәк уты тагын кабыныр.
Мин бит аны сөйдем чын күңелдән,
Мин бит аны көттем сагынып...

Тыңладылар аны. Сөйгән кызның
Сүзе чындыр кебек күренде.
Һәм күлмәкне илтеп яшь егеткә
Кигерделәр...
Егет терелде.

Кояш калка, Дилбәр тәрәзәдә,
Ул ашкынып көтә сөйгәнен.
Егет кайта, йөзе кояш төсле,
Ә өстендә зәңгәр күлмәге.

— Әкиятме бу?
— Әйе.

Тик әйт миңа,
Йөрәгемнең назлы иркәсе,
Син түгелме сөю нурың белән
Кабызучы гомрем иртәсен?!

Азмы күрдем окоп алларымда
Мин үлемнең кыргый биюен,
Йөз үлемнән мине тартып алды
Синең керсез, кайнар сөюең.

Йөз үлемнән калдым, йөз үлемнән
Терелеп бастым аякларыма.
Яшең белән чиккән күлмәгеңне
Киеп кайттым менә яныңа.