Көз (Тукай)

Көз
Автор: Габдулла Тукай

Көз


Күрәмсез, дустларым, көз килде тышта;
Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.

Китә башлады бездән инде кошлар;

Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.
Мисале зәгъфыран саргайды урман,
Игенчеләр игеннәрне дә урган.

Такыр калды татар башы кеби кыр;

Азык эзли — оча тургай да пыр-пыр.
Чыгып баш калкыта сахрада уҗым,
Яшел хәтфә шикелле итә җем-җем.

Кояш та яктысын киметте шактый;

Тәәссеф! Басты золмәт, китте якты.
Колакны шаулата инде суык җил,
Тулып эчкә, өрә, мисле куык, җил.

Ничәйтсәң дә, күңелсез көз, күңелсез,

Чәчәксез көз, үләнсез һәм дә гөлсез.
Мәзарстанга охшап калды кырлар,
Чирәмсездер тигез җирләр, чокырлар.

Үлеп торсам иде мин алты айдай,

Эреп бер йокласам мин сары майдай.
Шулай йоклап, бәһар җиткәндә торсам,
Торып тагы яшел җирдә утырсам, —

Бәхетле шул заман, мин бик бәхетле,

Булырмын шаһ, бәхетле һәм тәхетле.


?