Минзәлә истәлеге (Җәлил)

Tatar Book Publishers This material is uploaded by Republic of Tatarstan State Unitary Enterprise «Tatar Book Publishers» in the framework of cooperation with Wikimedia Russia («Wikimedia RU» non-profit partnership) and Wikimedia Community of Tatar language User Group. Public Domain texts once printed by Tatarstan Publishers is being uploaded by the publisher's staff or third parties on the order of the publisher, or other participating volunteers.

English | русский | татарча | +/−

This work is in the public domain in Russia according to article 1281 of Book IV of the Civil Code of the Russian Federation No. 230-FZ of December 18, 2006, articles 5 and 6 of Law No. 231-FZ of the Russian Federation of December 18, 2006 (the Implementation Act for Book IV of the Civil Code of the Russian Federation).

Usually:[1]

  1. The author of the work didn't fight or work for Soviet Union victory during the Great Patriotic War, and died before January 1, 1954 (more than 70 years ago), and the work was published first before that date.
  2. The author of the work fought or worked for Soviet Union victory during the Great Patriotic War, and died before January 1, 1950 (more than 74 years ago), and the work was published first before that date.
  3. This work was originally published anonymously or under a pseudonym before January 1, 1943 and the name of the author did not become known during 50 years after publication.
  4. This work was originally published anonymously or under a pseudonym between January 1, 1943 and January 1, 1954 (more than 70 years ago), and the name of the author did not become known during 70 years after publication.

[1] If the author of this work was subjected to repression and rehabilitated posthumously, countdown of copyright protection began not from the death date, but from the rehabilitation date. If the work was first published posthumously, the copyright term is counted from the date of that first publication, unless the author was later rehabilitated, in which case it runs again from that later rehabilitation date.

Минзәлә истәлеге
Автор: Муса Җәлил

Минзәлә истәлеге


                   (Дусларча шаяру)

Хуш, Минзәлә,
                                синдә кунак булдым
Бик аз гына, үтеп барышлый;
Шуңар күрә нәни шаярулы
Бу җырымны сиңа багышлыйм.
Исән калсын миннән урамнарың,
Урам баскан карың, бозларың.
Бер лейтенант күрсә, акылыннан
Шаша торган иркә кызларың.
Исән калсын кызылармеец күрсә,
Күкрәгенә кысып орчыгын,
Мышык-мышык кына елый торган
Бала җанлы карчык-корчыгың.
Исән калсын шаян малайларың,
Беләм, алар «сугыш» уйныйлар.
Усалрак этне
                            «Бу – Гитлер» дип,
Чыбык белән тотып кыйныйлар.
Исән калсын тагын таш морҗалы,
Градуслы сыра заводың.
Гаеп итмә инде, бераз булды,
Тулгалады сыра савытым.
Нишлисең бит, көяз кыз шикелле
Басып тора завод кырыңда.
Шулай булгач, ничек язмый түзим
Ак күбекле сыраң турында.
Исән калсын киноң, театрың,
Карт артистың – данлы Шункарың,
Тик, ахрысы, хәзер театрны
Аз уйный ул, каһәр сукканың!
Исән калсын шаулы базарларың
Һәм куырган тәмле симәнкәң.
Исән калсын сусыз-парсыз мунчаң,
Баскыч-баскыч коры эләүкәң.
Исән калсын «клуб» дип аталган,
Ягылмаган «конюшняларың».
«Зиләйлүк»кә танго бии торган
Сырлы-мырлы барышняларың.
Тик әйтегез, азрак бу клубны
Җылытсыннар иде киленнәр,
Юкса, моны «котып» диеп белеп,
Ак аюлар гына килерләр.
Исән калсын эленеп-салынып торган
Почмактагы пәрәвезләрең;
Күзен-кашын буяп, кияү күзләп,
Азап чиккән зәңгәр күзләрең.
Беләм, кызлар, сезне куркытмыйдыр
Ирен өчен буяу юклыгы;
Беләм, беләм, сезне куркытадыр
Минзәләдә кияү кытлыгы!..
Чынлап әйтәм, кияү – «мөһим нәрсә».
Указ сезне мактап тормас бит!
Кияүгә дә чыкмый, бала тапмый
Йөрсәң, әйдә, түлә процент!

Ярый, дуслар, кызу көннәрдә дә
Шаяргалап шулай көлешик.
Сау булыгыз, Ватан сугышында
Җиңеп кайтып, исән күрешик!


Ноябрь, 1941