Фашист-автоматчик ак каенның
Очына ук менеп утырган.
«Аксын, вандал, аксын үз каның!» —
Йөрәгенә төзәп аттым аның,
Яңгырады таңгы тын урман.
Нәфрәт агуына манчып аткан
Үч алучан пулям сызгырды.
Сыны катып бер тын торды да
Актарылып төште югарыдан
Күзе тонган фашист козгыны.
Мин бер шагыйрь — тойгы, хис кешесе,
Яратам мин кошлар сайравын;
Мин — гуманист, сөям дөньяны,
Акмасын, дим, җирдә кеше каны,
Гуманизм — минем байрагым.
«Мин — гуманист» — дидем, үзем ме
Бу кешенең гомерен бетердем...
Юк, кеше гомерен бетермәдем,
Сабыйларның яшен суыручы,
Бәхет бакчаларын корытучы,
Иң әшәке кортны үтердем.
Фашистларны кем күбрәк кырса,
Ул үзенең Туган илендә
Чын гуманист булып мактала,
Даны җырга күчеп кабатлана
Ирек сөйгән халык телендә.