Мияубикә (Тукай)

Мияубикә
Автор: Габдулла Тукай

Мияубикә


Йокы

Ал аякларга башын куйган да йоклый, төш күрә;
Төштә дә тычкан, күсе халкы белән ул эш күрә.

Бер күсе йөгрә имеш тә, бу. куган төсле була
Һәм куып җиткән дә муйныннан буган төсле була.

Читтәрәк өч-дүрт песи чыпчыклар аулыйлар имеш;
Өй түбәсендә җыелганнар, мыраулыйлар имеш.

Һич бозучы юк кәефне, эт тә куркытмый өреп.
Бик тынычлык. Тик ята ул, төрле тәмле төш күреп.

Уяну

Торды, исни инде ул, бик зур итеп аузын ачып,
Арт аяк һәм ал тәпиләрне идәнгә нык басып.

Тырпаеп киткән мыеклар һәм югарырак башы;
Нәкъ дуга күк бөкрәеп киткән песинең аркасы.

Күз йомык, тынлык бөтен як, бер дә ул-бу юк әле;
Башта да яхшы-яманнан һич тә бер уй юк әле.

Бу — йокы ялкаулыгыннан киерелеп иснәү генә,
Бар песиләр һәм кешеләрчә бер эш эшләү генә.

Акыллыбашланып уйлану һәм әсәрләнү

Ул утырган бик матурлап һәм акыллыбашланып;
Уйга чумган, җиргә күз теккән, җиһаннан баш алып.

Һич белер хәл юк ниләрне уйлаганын гакълының,—
Әллә уйлыймы тәрәкъкыйсен песиләр халкының?

Үз-үзеннән нигә ләкми кулга тычканнар, диме?
Тәмле кошларга канатлар нигә чыкканнар, диме?

Әллә инде ник тиялмим йортта үрдәк, казга, ди?
Сөт эчәргә кайсы чакта төшкәлим ич базга, ди?

Әллә инде кич ашаган тәмле ашын уйлыймы?
Әллә бу көнге үзенең карны ачын уйлыймы?

Тукта, чү, шунда якында әллә нәрсә селкенә,—
Бетте уй, инде песинең ауга күңеле җилкенә.

Әллә тычканмы мич астында чыелдап кычкыра?
Бер күсе мәллә идәннең тактасын кимреп кыра?

Үрмәкүч сузганмы әллә шунда бер төшкә җебен?
Тибрәнә, чыр-чыр итәме шунда ләккән бер чебен?

Белмимен ни булганын, белсен песиләр үзләре,
Мин күрәм тик: ялтырый инде песинең күзләре.

Нечкәләп карау

Нинди күзләрне зурайткан, ачкан инде шар кеби,
Шул тирәдә бик кирәкле бер кызык хәл бар кеби.

Бер кирәкле эш песигә шунда бар, чынлап та бар;
Ни була инде хәзер: шатлык вә йә кайгы аңар?

Ут алынган өй эчендә, яктылык алган залын;
Бай хатыны көзге алдында төзәтә калфагын.

Кайдадыр, кемнәрдә бардыр бу кичә парлы кунак;
Ул күренмәкче буладыр шул кунакта яхшырак.

Йә оныткан ул хатын, яки песине күрмәгән,—
Ни сәбәптәндер песигә кичке ашын бирмәгән!

Кайгысы безнең песинең тик бары шул нәрсәчән,
Күзләре булган тишәрлек һәр караган нәрсәсен.

Шатлыклы уй, хәсрәт һәм кайгы

Нинди елмайган авызлар! Күрсәнә, ул нинди шат!
Килсен асты өсткә дөнья, һич тә итмәс илтифат.

Тел очында бар бугай бер бик кызык, үткен сүзе;
Ни сәбәптәндер яшергән, әйтәсе килми үзе.

Нәрсә булган соң песигә? Үзгәрә шундук рәсем:
Аз вакытта кайгыру алган чыраен, чәһрәсен.

Ул берәүне, кемнедер, алдарга булгандыр көлеп,
Шул көлүгә каршы бер калҗа бирерләр дип белеп.

Бушка киткән көлгәне дә, бирмәгәннәр калҗаны;
Шул сәбәптән кайгыра ул, рәнҗи шунлыктан җаны!

Зарлану һәм гаҗәпләнү, намәгълүм бернәрсәдән әсәрләнү

Карны бик ачкан песинең, бирмәгән һичкем дә аш,
Кызганыч, моңлы мияулый, егълый, мескен, күздә яшь!

Карны ачлык хәсрәте, инде хәзер үзгәрде төс;
Төскә хәсрәт билгесе чыккан хәзер нинди дөрес.

Нәрсәдер читтә, ерак, шунда шытырдый башлады,
Инде онтылды песинең егълавы һәм яшьләре.

Шул шытырдау нәрсә? — дип тыңлый, утырган яхшылап,
Күзләре читкә акайган, һәм дә бик торган колак.

Ни икән соң ул шытырдаучы вә нинди җан. икән?
Ул әле яшьрен: песигә дуст микән, дошман микән?

Юри генә исе китмәгәнгә салышу

Куйдылар инде шикәр каткан җылы сөтне аңар;
Күрсәтә шундый кыяфәт: ул исе китми аңар.

Бик ашыйсы килсә дә һәм барса да ачтан үлеп,
Сузла ул ашка ашыкмый, бик суфиланган булып.

Ул күренмәкче була инде тамагы тук кеби;
Күп ашау, ачкүзлелек бер дә үзендә юк кеби.

Чөнки ул ачкүзлелектән күп кыен алган иде,
Шул кыен күңлендә онтылмас булып калган иде.

Һөҗүмгә хәзерләнү, туклык ялкаулыгы

Артка салган ул колагын, җиргә яткан ау өчен —
Ни генә селкенсә дә, сикреп барып аулау өчен.

Әллә тычканның оядан күрдеме койрык очын,
 Мондый тайярлык вә саклык нәрсәгә һәм ни өчен?

Өстериләрме шаяннар җепкә таккан бер кәгазь?
Нәрсәдер бар, ул һөҗүмен бер дә юкка эшләмәс!

Күрсәгез күз алдыгызда бер песи рәсме шул ук,
Ул ята ялкауланып, аштан соң инде карны тук.

Хәл җыя рәхәт кенә, ирнеп кенә Һәм тын гына,
Күзләре йомлып бара инде аның әкрен генә!

Йокласын ул, и шаяннар! Сез аңар сүз катмагыз;
Торгач уйнарсыз, йокысын бүлдереп уйнатмагыз!

Аналык шәфкате!

Нинди шәфкать! Өстенә баксаң, күңелләр нечкәрә,
Мондый хәл күргәч, күңелләрдә мәхәббәт көчләнә.

Үз баласын ул юа, пакьли, теле берлән ялый,
«Бәбкәем! дип, күз нурым!» — дип, яшь баласын иркәли.

Ул, җитез, йөгрек песилектән чыгып, инде ана,
Һәр ике җанны күңел инде сөя һәм кызгана.

Рәхәт кенә калыгу, гаҗәпләнү

Дикъкать иткән, күзне теккән әллә нинди нәрсәгә,
Ни гаҗәп булган песигә? Башта нинди мәсьәлә?

Башта тулган төрле уйлар, зиһне эшли бик каты,
Күзләрен күргән кешегә билгеледер дикъкате.

Ул гаҗәпле мәсьәләне уйлый-уйлый баш арып,
Калды ул инде тынычлыкка вә рәхәткә талып.

Ачу аралаш курку, чын курку

Бу ике баш өстенә әллә күтәрелгән таяк?
Кайсы чакта ул таяк тормый песиләр дип аяп!

Бик кәеф киткән песиләрнең, икәүләп куркалар;
Тик бераз бу куркуларның бер-береннән фәркы бар:

Бер песи дошманга азрак каршылашмакчы була,
Берсе һич тә каршы тормый, читкә качмакчы була.

Ләззәтләнү һәм хозурлану, куркыныч һәм каһәрләнү

Аркадан, баштан сыйпыйлар, и күңелле! и хозур!
Инде ләззәт, иркәлекләр, күр, песидә нинди зур!

Зур бәхетлелек вә шатлык аңлата көлгән төсе,
Бик хозурлыктан ачылган аузының да яртысы.

Кәйфенең бик шәплегеннән кәкрәеп киткән башы,
Күзгә дә килгән олугъ шатлык вә рәхәттән яше.

И кызык соң бу җиһанда! Шәп торамын, ди, бугай;
Ни кирәк булса шуңарга аптырамыйм, ди, бугай.
Ул шулай инде, вәләкин бер көе тормый җиһан:
Ул җиһан шатлык белән хәсрәтне бер җиргә җыйган.

Басты аңсыздан, килеп, койрыкка шунда әллә кем,
Орды камчы аркага һич юкка гына әллә кем.

Инде һәртөрле зәһәрләр һәм каһәрләрдән эче
Туп-тулы булды песинең, кайраладыр һәр теше.

Һәм үрә торды, кабарды бар тәненең һәр төге,
Үч алу дәртендә гүя һәр төгенең бөртеге!

Барсы да бетте!

Фани дөнья! Нинди эшләр эшлисең син — шак та кат!
Шундый шат уйнап, көлеп йөргән песи инде вафат!

Бу хәбәр тизлек белән читкә җәелгәндер хәзер,
Һәм идән астында шатлыклар вә бәйрәмдер хәзер.

Ул йөриләрдер күселәр шатланып, җырлап, биеп!
«Бәдбәхет, залим песи, син тар кабердә ят!» —диеп.

Мәрсия

Күчтең инде дөньябыздан ахирәткә, хуш, песи!
Байлыгы берлән иманның, изгелектә күч, песи!

Сау чагында күп золым кыйлсаң да тычканнарга син,
Бик тыныч бул, ярлыкар алла гафур һәм гафве киң.

Дөньяда иттең зарарлы нәрсәләргә сакчылык,
Шул сәбәпле дәфтәреңдә бәлки күптер яхшылык.

Шунда да бик кызгана, мәрхүм, сине инде күңел,
Инде синнән куркъмыйлар кортлар да — тычканнар түгел!

Кайвакыт ялгыз чагымда зур юаныч син идең,
Һәм шаярып көлдерә торган куаныч син идең.

Мич башында йоклаган чакта бабай гыр-гыр килеп,
Син дә йоклыйдыр идең бер читтәрәк мыр-мыр килеп.

Көн буе уйный идек без; һич тә тик тормый идең,
Кулларымны һич авырттырмый юри тырный идең.

Кайвакыт урлап ашасаң син бәлешләр, сумсалар,
Һәм сине, ник урладың? — дип, орсалар йә суксалар,—

Шәфкатемнән мин җылап йөгрә идем тиз әнкәмә,
Ялварып: «Әнкәй, песигә сукма һәм зинһар тимә!»

Һай, гомерләр үтте китте, кайда китте ул заман?
Бу җиһанның дустны дусттан айруы бигрәк яман.

Булсын инде якты кабрең, бирсен алла яхшы хәл,
Һәм кыямәттә мине күрсәң, мыраулап каршы ал!


?