Мәхвидәрмесән бу рәсмә, дилбәрем, бу шагыйри?
Үлмәдекчә фаригъ улмазмы бу дәрдең шагыйли?
Җаным ул, фазлит бәңа сән, улма җани җаныма;
Бән үләрсәм, шөбһәсез, сәнсең җинаять фагыйли.
Шәэнеңезгә, и мәләк, рикъкать, тәрәххемләр кәрәк;
Сән дәгелсең анларың җанлар алан Газраили.
Кадре гөл былбыл шинас һәм кадре җәүһәр җәүһәри
Итмә тәрҗих бән кеби мәфтүнеңә бер җаһили.
И җәмилә!* Гыйшкыңызда бунча әшгар сөйләдем;
Зәррә микъдар варса мәйлең, кабили ли кабили!
Санки гыйшкың – бер кәлисә, бән – аның накусием;
Инләрем аһ-ваһ идеб, мән насыйри, мән маили.
Пәрдәи фөркатьлә өртелмеш безем ма бәйнемез;
Ирфәгъ, Аллаһөммә, ганна бу караңгы хаили.
Дәрдемә дәрман бәнем вар: йә әҗәлдер, йә висаль;
Бунларың һәрберсе мәмнүн әйләйүр бу саили.
Аңладыңмы, и гүзәл! – Бәс, җаным ул, йә җаным ал,
Ит бәни нәздеңдә үлмәклә сәгадәт наили.
Хәзерге әдәби телдә
ЮК ИТӘРСЕҢМЕ?
Шулай юк итәрсеңме, сөеклем, бу шагыйрьне?
Бу дәрткә дучар кеше үлгәнче аннан котылмасмыни?
Җаным бул, яхшылык ит миңа, җан кыючым булма;
Мин үләм икән, мине үтерүче, шиксез, син буласың.
И фәрештә! Сиңа йомшак һәм мәрхәмәтле булу кирәк;
Син бит аларның җан алучы Газраиле түгел.
Гөл кадерен былбыл белер, асылташ кадерен – белгече;
Минем кебек сөйгән кешедән бер наданны артык күрмә.
И гүзәл кыз! Сезне сөюдән күп шигырь сөйләдем;
Аз гына сөйсәң, мин шиксез кабул итәм, кабул итәм!
Гүя гыйшкың – бер чиркәү, ә мин – аның чаңымын;
Аһ-ваһ итеп, мин ул тавышны көчәйтергә тырышамын.
Безнең арабыз аерылышу пәрдәсе белән капланган;
И Аллаһ! Күтәр син бездән бу караңгы пәрдәне.
Дәртемә минем дару бар: йә үлем, йә кавышу;
Боларның һәрберсе бу сораучыны шатландырыр.
Аңладыңмы, и гүзәл! Йә җаным бул, йә җанымны ал;
Мине яныңда үлү белән бәхеткә ирештер.