Тукта,
Без шул бүлмәдәге пәрдәгә
Ут җибәрсәк тә янып китсә әгәр,
Ни булыр? —
Бернәрсә булмас,
Әйдә, янсын пәрдәләр!
Күрсен әйдә һәр үтеп барган кеше,
Бездә юк яшерергә, дустым, берни дә.
Бары шул:
Без икәү —
Динсез,
Никахсыз — бер өйдә!
Кайберәүләр:
— Ул, диләр, өйләнде дә
Барлыгын бирде аңарга мәңгегә.
Ялгышалар,
Мин сиңа бирдем бары ядкяр итеп
Дуслыгым белән
Ленин рәсемен генә.
Башка берни бирмәдем
Һәм бирмәмен;
Мин сиңа үлем алырга килмәдем,
Мин сыйныфныкы
һәм
үлмәдем!
Бер кеше бәхте өчен сүнмәс минем, —
Күкрәгемдә канлы ут сүнгәндә дә,
Мин — көрәшче бер сыйныфның солдаты,
Үләрмен аның өчен үлгәндә дә...
Кайберәүләр сине дә:
— Иргә чыкты да, юләр,
Инде ул безнең өчен үлде, диләр.
Ялгышалар,
Мин сине һич алмадым
Һәм алмамын!
Комсомолның постка куйган солдатын!
Тик бары юллар гына
Бергә туры килде дә,
Шуннан гына
Без икәү киттек, —
Артык берни дә.
Тагы шул:
Без икәү —
Динсез, никахсыз — бер өйдә.
Шурпалы учак,
Җылы почмак,
Нигә алар? —
Йөзтүбән килсен аның өчен башкалар.
Без бүген монда,
Ә иртәгә?
Кем белә? —
Җыенырбыз да кылычка-сөнгегә!
Без бары —
Бер казарманың усал солдатлары!
Яз чәчәк аткан,
Томанлы төн минутларны куа.
Без икәү,
Ә безнең уртада,
Киләчәктә чәчәкле тормыш туа.