Шырпы алдым да кулыма, тын гына
Мин юнәлдем бәдбәхетләр йортына.
Күптән инде ниндидер мәҗнүн менә,
Атланып бер таш манара өстенә,
Чаң суга.
Әй, хорафат, искелекнең сакчысы!
Туктыйсыңмы?
Юкса бит, — килдем менә, —
Ут җибәрәм чиркәвеңнең өстенә!
Бар канун, диннән азат күңлем минем,
Иштәсеңме?
Мин үзем тәңре!
Табынсын җир-күгең.
Соң шулай булгач,
Нигә:
Аллаң,
Динең,
Җәннәтең, Гайсаң, Мөхәммәтең синең! —
Сукма, әй, мәҗнүн, хорафат чаңнарын,
Кимсетеп фән һәм азатлык таңнарын.
Ял итә эштән арып кайткан халык, —
Күрмисеңме? —
Тәмле йокыга талып.
Әй, тиле, эшсез халыкның чаңчысы!
Әй, хорафат, искелекнең сакчысы!
Туктыйсыңмы?
Туктыйсыңмы? —
Ә, алаймы?!
Алайса, күр менә:
Ут җибәрдем чиркәвеңнең өстенә!
Әйдә гыйсъянчы тәмугында бүген
Мунча чабынсын ходай,
Гайсаң синең!