Поезд барган көйгә (Тукай)

Поезд барган көйгә
Автор: Габдулла Тукай

Поезд барган көйгә


«Дөмберр» карчык йортына
Тәрәзәсенә кыйна,
Нишләп иртә йоклаган,
Торсын әле Фатима!

Кичә эчтек партебин,
Берләп түгел, алтыдин;
Нинди йоклау ул әле
Пирбуенчы яртыдин!

Зәйни берлән Шәйхетдин
Килеп керде ишекдин;
Кыска буйлы Фатима
Торды гүя бишекдин.

— Исәнмесез, кунаклар!
— Сез дә саумы, аппаклар!
Әйдә, дустлар, эчәбез,
Әле безнең яшь чаклар.

Эчә дуслар чәкәшеп,
Күзне-күзгә текәшеп;
Эчкән була карчык та,—
Үзе беткән бетәшеп.

Фатиманың кыз чагы —
Һавадагы кош чагы —
Хәрап булган бу өйдә,
Суына төшкән кочагы.

Шулай да ул типтерә,
Бетәсен сизеп тора;
Җылыйсы күз яшьләрен
Күз эчендә киптерә.

«Дөмберр» күрә — җыласа,
Ачулана ул нәрсә:
— Ашарыңа бар ич,— ди,—
Тагын җитми ни нәрсә?

Мискин безнең Фатима
Кече яшьтән ятимә;
Шуңар күрә төшкән ул
Сатлык кызлар рәтинә.

Һәр төн шул эш бу йортта,
Исрек татар фарситта;
Ниләр, ниләр булганын
Саный алмый бер чорт та.

Сез әйтәсез: «Дөмберр» ни?
Аңлый алмыйбыз берни,—
Шундый карчык ул, аңар
Себерен ни, Сембер ни!

Яшь бер кызны ала ул,
Булган була ана ул;
Үсеп буйга җиткергәч,
Башын утка сала ул.

— Ник исме «Дөмберр»? — дисез,—
Бик ят исемдер,— дисез;
Язган абзаң белә шул,
Сез бернәрсә белмисез.

Гомре үткән дөмбердәп,
Аккан су күк гөлдердәп;
Ах, дүдәк-дүдәк-дүдәк,
Басма өстендә балүрдәк;

Господа, станция Дюдяк!


?