Кояш төсле сөеп карадың да,
Яз чәчәге кебек йөрәгем
Чыдамады, татлы нур эчкәндәй,
Канатларын җәйде кинәнеп.
Мин яшерә алмыйм, керсез дустым,
Була кайчак шундый суыклар.
Йөрәгем дә туңа, сизәсеңме,
Йөрәгем дә туңа хурлыктан.
Ялкын белән ташып үсәм бит мин,
Яшеннәргә яшьнәп җилкенәм.
Ышан,
Менә шушы шагыйрь күңеле
Кайчак, туңып, чак-чак селкенә.
Армыйм да бит, исереп адашмыйм да,
Көрәш юлын бик нык беләм мин.
Ә... шулай да, аңла, зирәк дустым,
Туңып кала кайчак йөрәгем.
Синең караш, җылы нурлар кебек,
Күкрәгемне капшап эретте.
Рәхәтләнеп йөздем карашыңда,
Туймас булып йөздем, сөеклем...
Тоям: менә хәзер йөрәгемнең
Тибүе дә кинәт үзгәрде.
Бензин эчкән корыч мотор төсле
Тамырларны айкап җибәрде.
Тиргәмәгез мине, көзге суык
Күкрәгемне кайчак туңдырса.
Чәчәк төсле гомрем,
Чәчәк тә бит
Карлы җилдән шиңеп корыша.
Кояш төсле көлеп каравың да
Керфекләрен аскан күземә,
Әллә ничек кинәт ярсып киттем,
Ирексездән сизми үзем дә.
Яхшы ат та кайчак сөртенә,
Докторлар да аурый ирексез.
Сыйпап үтте синең карашың
Йөрәгемнең тирән ярасын,
Рәхмәт сиңа, рәхмәт,
Сөеклем!..