Соңгы үпкә (Җәлил)

Соңгы үпкә
Автор: Муса Җәлил

Соңгы үпкә


Эчем тулы каргыш, үпкә белән
Китәм инде җирнең өстеннән.
Мескен әни мине юкка гына
Күз нурларын түгеп үстергән.

Юкка гына күкрәк сөтен имзеп,
Бишек җыры җырлап тирбәткән.
Дөньясына нәфрәт, каргыш булып
Чыкты ул җыр минем йөрәктән.

Әйтче, дөнья, синең газабыңа
Түзмәдемме хәлем җиткәнче?
Түзмәдемме... иксез-чиксез сабрым
Яшем белән агып беткәнче?

Һәр хәшәрәт җирдә теләгәнчә
Суда йөзде, суда җебенде.
Ә мин менә соңгы сулышымда да
Чылаталмыйм кипкән ирнемне!

Мин күрмәдем дуслык... дус урнына
Богау кысты минем кулымнан.
Кояш... ул да үләр минутымда
Мәхрүм итте мине нурыннан.

Үләм, дидем, ярый, тик кайгырдым,
Күреп үлсәмче, дип, кызымны!
Анам кабре — туган туфрагыма
Куеп үлсәмче, дип, йөземне!

Нигә миңа төрмә кабер булды,
Ник кан юды йоклар урнымны?
Җирне әллә артык сөйгән өчен,
Җылысыннан мәхрүм булдыммы?

Дөнья, сине Ләйлә төсле күреп,
Мәҗнүн гыйшкы белән яраттым.
Ә син минем керсез йөрәгемне
Вәхши этләреңнән талаттың.

Аерып мине анам-Ватанымнан,
Кай җирләргә китреп ташладың.
Еласам да үксеп, үз илемнең
Туфрагына таммый яшьләрем.

Туган илем, үксез улың булып,
Үләм инде читтә тилмереп.
Яшем барсын сиңа елга булып,
Каным шытсын кызыл гөл булып.