Студент көндәлегеннән (Җәлил)

Студент көндәлегеннән
Автор: Муса Җәлил

Студент көндәлегеннән


Көзге яңгыр тәрәзәсен чиртә,
Ә без тыштан ишеген кагабыз:
 — Ачыгыз тизрәк...

Эчтә «кершән» исе,
Чибәрләнгән мәктәп-агагыз.

Шаулап көлсәң, яңгырап җавап бирә,
Үз иткәнгә күрә баласын.
Җәйдән ямаулыклар җыйнап килдек,
Акыл ертыкларын ямасын.

«Тормыш» кайгысында иң артта без,
Милек үзләштерү кайда ул!..
Студентның бөтен йорт-җиһазы:
 Бер кәрзине,
 Мендәр,
 Одеялы.

Төн ягында булсын тәрәзәбез,
Кояш безгә мәңге караган.
   Безнең халык —
   Көнгә исе китмәс.
Газет күрсә инде кадала.
Сакаллы да бездә бала төсле үк,
Балада да акыл "сакаллы".
«Волейбол»ны бергә уйнаган күк,
Бергә тикшерәбез «Сократ»ны.

Оят белән алыш-биреш беткән,
Әрсез күзләр яшен шикелле;
Һәммә җирдә
   Безгә ишек ачык,
«Доклад белән»
   Керү үтенелми.
Бик ерактан таный безне халык,
Урам яңрый безнең көлкегә;
Көлеп каршылыйбыз кояшны да,
Буранны да, зәңгәр күкне дә.

Җитмеш ана улы җыелсак та,
Бер семьяда үскән шикелле,
Берләштергән безне —
   Бер фронтта
Уртак теләк белән җилкенү.
Белем чары белән чарландык һәм
Көрәш белән кабынып тудык без.
Зур килерле
   Бөек сыйныфның
Усал солдатлары
   Булдык без

Без «мин»нәрне «без»гә каршы куйган
Бикле тормышларны җимерәбез;
Зур көрәшне уртак «кәсеп» иткән
Бер тамырдан үскән семья без.