Сыра залында (Җәлил)

Сыра залында
Автор: Муса Җәлил

Сыра залында


Озак йөргәч урын алмаштырып,
Килеп ләктем сыра кибетенә,
Шушыннан да ипле урын булмас
Безнең ише бистә егетенә.

Элек, бәлки, актык җитмеш тингә
Мин бер чарка сыра эчкәнмен.
Хәзер көн дә калып, төбен чүмерәм
Һәр бушаган калын мичкәнең.

Монда көнгә йөзләп мичкә бушый,
Башым җитми минем шунсына,
Кем эченә шулай сыеп бетә,
Йөз мичкәдән аккан бу сыра?

Ничек җитсен башың, үз эчеңдә
Ул мичкәнең тебе күпергәч,
Кубар төсле башың биеп йөргәч,
Битен, борының кызып бүртенгәч?

Кемнәр генә булмый безнең залда,
Артист, шагыйрь, күмер сатучы,
Композитор, кассир я бухгалтер,
Я шундыйны читтән атучы.

Киткән чакта кайсын озатасың
Назлап, сыйпап, мактап, иркәләп.
Ә кайберсен куып чыгарасың
Якасыннан тотып типкәләп.

Әйтма инде, төрле хәлләр була,
Үз-үзеңнән кайчак куркасың!
Бер җирдә юк мондый кайнап торган
Кеше белән шешә буткасы.

Әнә... утыра анда бер директор,
Өстәлендә унлап шешәсе,
Сәгать саен аның эче үсә,
Сәгать саен шиңә кесәсе.

Менә артист... кичә ул туп-туры
Безнең залдан керде сәхнәгә,
Чалма киеп чыгып “Ревизор”да
Бөтен илгә булды мәсхәрә.

Яшел күзле мәшһүр шадра шагыйрь
Бездә яза бөтен шигырен;
Гонорары белән шул шигырьнең
Каплый бара сыра чыгымын.

Композитор бер көн безнең залда
Операга куйды апара,
Биш литрны көн дә өсти бара -
Апарасы һаман кабара.

Кассир Гыймай кичә бездә булды
Госбанктан кайтып барышлый.
Бүген күрдем үзен милициядә,
Борыны төшкән, йөзе сагышлы.

Айныталмый кичә бер юанны
Тәкать корды, тәмам җан чыкты.
Кич хатыны килде, аны эзләп,
Бер карауда ирен айнытты.

Без загстан кимме? Әле менә
 Беркөн бездә шундый хәл булды:
Бер кыз белән егет кушылдылар,
Бер ир белән хатын аерылды.

Кунак булды беркөн парикмахер
Һәм шул көнне минем кунагым,
«Сосиска» дип, ялгыш кисеп алган
Бер мескеннең борынын, колагын.

Шул көнне үк үзе борынсызны
Алып килеп безгә сыйлады.
Шунсы кызык, теге борынсызы:
— Ник белмәдем кадерен син җанкайның
Моңарчы! — дип, үксеп елады.

Әйтерсең лә борыны, колаклары
Туйдырганнар аңа тәмамән.
Әйтерсең лә борынын кисеп, аны
Ул коткарган бик зур бәладән.

Пекарь тапты кичә трубкасын
Безнең залда икмәк эченнән.
Аны үзе, бездән эчеп кайтып,
Ул икмәккә кушып пешергән.

Бер пожарник, бездән исреп кайтып,
Каланчага менеп йоклаган,
Каланчада шул көн пожар чыккан,
Ләкин беркем набат сукмаган.

Һәм каланча янган.
Икенче көн
Пожарникны эштән куганнар.
Сыра шул ул!
Әле минем белән
Шундый бер хәл булды, туганнар!

Нәфсем төшеп, калын бер мичкәнең
Өстен ачып эчтем чүмечләп.
Егылганмын мичкә эченә үк
Чүмеч саны булгач унөчләп.

Лоцманы күк баткан пароходның
Йоклаганмын мичкә эчендә,
Колач җәеп сыра диңгезендә
Йөзеп йөрим, имеш, төшемдә.

Уяттылар мине, айныттылар,
Җавап алган төсле иттеләр.
Һәм якамнан ипләп тоттылар да
Итек белән артка типтеләр.

Инде хәзер сыра заводына
Керергә, дип йөрим чамалап,
Керә калсам, болай юләр булмам,
Үз турымда сатмам яман ат.

Мин мичкәнең хәзер өстен ачмам,
Кадак белән төбен тишәрмен.
Һәм авызыма нечкә салам кабып,
Артка гына посып эчәрмен.


1942, сентябрь