Сабый чакта укытканда мине хәлфә,
Рәхмәт аңар, өйрәтте бер яхшы нәрсә:
– «Сөбханалла» диеп әйтү тиеш, – диде, –
Бер мән яңа гына туган айны күрсә.
Шул заманнан бирле айның туганына
Һәм дә алтын көпчәк төсле тулганына
Карап, күңлем кайчан минем хәйран кала,
Диям шунда: сөбханалла, сөбханалла!
Бу әйтүем, хәер, минем гадәт кенә,
Бу бертөрле дини булган әдәп кенә;
Бер вактым бар – чын күңлемнән укыйм моны,
Хәлфәм! Яусын сиңа һаман рәхмәт кенә.
Менә нәрсә: күрәм бәгъзан сөйгәнемне,
Көннәр, төннәр гыйшкы берлән көйгәнемне;
Хәлфә, шунда минем телем тотлыгадыр,
Эшкә кушам тагын шул ук белгәнемне.
Тулган айга охшаш йөзе, башы аның,
Яңа туган айга охшаш кашы аның;
Күңлем аңар карап торып хәйран кала,
Укыйм чынлап: сөбханалла, сөбханалла!
Әгәр күрсә шул матурны Гайнетдиннәр,
Гади генә Котбетдиннәр, Шәмсетдиннәр,
«Сөбханалла» дию кайда аларга соң! –
Укымаган алар, бернәрсә белмиләр.
Әгәр, хәлфә, мин дә шулай надан булсам,
Синнән гыйлем алалмыйча калган булсам,
Әйтер идем, шулар кеби, мин гыйрфансыз:
Әй-яй, бигрәк матур икән, чукынган кыз.