Татар килененең зары (Хәйруллин)

Татар килененең зары
Автор: Исхак Хәйруллин

Татар килененең зары


Нигә килдем бу дөньяга, һич тә рәхәт күрмәгәч,
Рәхәтләнеп, иркәләнеп, һич хәсрәтсез йөрмәгәч?

Һичкайда чыгу юк миңа, мин бу өйдә ябылып ятам,

Бераз гына булса да хәл җыймыйм эштән ичмасам.
Миңа бу өй зиндан инде - мин гүя мәхбүс кеби,
Читлектә ябылып яткан бичара, зәгыйфь кош кеби.

Мәхбүс шул мин! Мәхбүс шул мин! Мин бу өйнең мәхбүсе.

Ник иттең мәхбүс мине, әй юктан бар иткүче?

Шулай булсам да, кайнанам мине һич кызганмыйдыр
Нинди хәле авыр мескинәнең дип сызланмыйдыр.


?