Таян Аллага (Тукай)

Таян Аллага
Автор: Габдулла Тукай

Таян Аллага


Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!
Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син аллага!

Йа ходай, күрсәт, диген, ушбу җиһанда якты юл;
Ул — рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул!

Саф әле күңлең синең, һичбер бозык уй кермәгән,
Пакь телең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп күрмәгән.

Пакь җаның һәм пакь тәнең — барлык вөҗүдең пакь синең:
Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең!

Кыйл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына;
Бел аны: керсез күңелдән тугъры юл бар гаршенә!

Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!
Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син аллага!

Гаршенә — югарыга, куккә.


?